Ютазы мөхтәсибәтендә мәетханә һәм төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

14 май 2023 ел 21:39
Ютазы мөхтәсибәтендә мәетханә һәм төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Ютазы мөхтәсибәтендә мөселман инфраструктурасы үсешенә караган берьюлы 2 бина ачылды: Урыссу Үзәк мәчете янында мәетханә һәм Димтамак авылында капиталь ремонттан соң мәчет.

Мәетханәдә мәрхүмнәрне соңгы юлга озату, мәет юу, кәфенләү, күмү кирәк-яраклары алу өчен барлык шартлар тудырылган. Әлеге ритуаль үзәккә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев югары бәясен бирде. Мәетханә ачылышында район җитәкчелеге һәм дин әһелләре катнашты. 

Димтамак авылында капиталь ремонттан соң мәчет шулай ук заман таләпләрен искә алып, барлык уңайлыклар тудырып эшләнгән: бирегә мосафирлар тәүлек дәвамында кереп намаз укып чыга алачаклар. Әлеге мәчет кирпечтән 2004нче елда төзелгән, ул үз эченә 70 кешене сыйдыра ала. 1 катлы гыйбадәт йортында тәһарәт алу һәм дини йолаларны башкару өчен барлык мөмкинлекләр бар. Ремонт барышында мәчетнең җылыту системасы яңартылды, яңа җылы идән җәелде, яңа калай түбә ябылды, бина һәм манара заманча төзелеш материаллары белән тышланды, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китерерлек итеп электрүткәргечләр сузылды, мәчет янәшәсенә агач-куаклар утыртылды. Димтамак авылына Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсен тәмамлаган Мөхәммәт хәзрәт Мәрданшин имам итеп билгеләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана