KazanForum-да ислам финанс технологияләре үсеш юнәлешләре турында фикер алышачаклар

15 май 2023 ел 11:54
KazanForum-да ислам финанс технологияләре үсеш юнәлешләре турында фикер алышачаклар

2023нче елның 19нчы маенда “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XIV Халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында “Ислам финансларында финанс технологияләре, юнәлешләр һәм үзенчәлекләр” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узачак. Бу өлкәдә Россия һәм чит ил белгечләре очрашуын РИИ каршындагы Россия Ислам икътисады һәм финанслары үзәге (РЦИЭФ) оештыра.

Мәйданчыкта галимнәр һәм практиклар ислам финансларында заманча технологияләр үсешенең хәзерге юнәлешләре һәм үзенчәлекләре турында фикер алышачак. Ислам нормалары буенча акцияләр скринингы методлары, яңа фондлар, индекслар ачу, шәригать экспертизасының мөһимлеге, көндәлек финанс операцияләрен уздыру, уңышлы гамәлгә ашырыла торган проектлар мисалында инвестицияләүгә зур игътибар биреләчәк.

Түгәрәк өстәл утырышында ислам фәннәре докторы, Болгар ислам академиясе профессоры, ислам хокукы һәм методологиясе мөгаллиме, шәех Мөхәммәд Айман әз-Заһрави (Сүрия); Pointcentive, Islamic Fintech-DIFC генераль директоры Мөхәммәд Шәһид Хан (Бәһрәйн); Казакъстанда беренче цифрлы ислам финанс сервисына нигез салучыларның берсе Данияр Успанов (Астана); “Иман” компаниясенә нигез салучы һәм башкарма директоры Рөстәм Абдулла углы Рәхмәтов (Үзбәкстан); Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, Казан ислам университеты проректоры, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев; РИИ каршындагы Россия Ислам икътисады һәм финанслары үзәге (РЦИЭФ) белгече Руслан Хәлиуллин; “Сахих инвест” ачык җәмгыяте генераль директоры Артур Нурмөхәммәтов (Иннополис шәһәре) катнашачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана