Казанның “Әхмәдзәки” мәчетендә балалар һәм яшүсмерләр футболы буенча турнир узды

15 май 2023 ел 14:52
Казанның “Әхмәдзәки” мәчетендә балалар һәм яшүсмерләр футболы буенча турнир узды

Казанның “Әхмәдзәки” мәчетендә беренче тапкыр балалар һәм яшүсмерләр футболы буенча турнир үткәрелде. Әлеге уенга 40лап егет һәм җанатарлар килде.

“Әхмәдзәки” мәчете актив рәвештә социаль юнәлешле эшчәнлек алып бара. Әйтик, Ураза гаете кысаларында оештыручылар төрле мастер-класслар, спорт уеннары, Коръән уку бәйгеләре үткәреп, балалар һәм ата-аналар өчен зурлап күңел ачу чарасы оештырды. Моннан тыш, хәзерге вакытта мәчеттә хатын-кызлар өчен намаз уку дәресләре уза, мохтаҗлар өчен кием-салым, йорт кирәк-яраклары һәм көнкүреш химиясе җыела, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәчеткә экскурсияләр оештырыла: балалар һәм аларның әти-әниләре мәчет архитектурасы һәм тарихы белән таныша, яңа дуслар таба. Ә җәйге каникуллар башлану белән, биредә җәйге сменада өч яшь төркеменә бүленеп балалар ялын оештыру планлаштырыла. Балалар өчен җәйге курслар хакында тулы мәгълүматны 8 937-282-02-80 телефонына шалтыратып белергә була (Динар хәзрәт).

Исегезгә төшерәбез, мәчет 2022нче елның 2нче маенда ачылды һәм күренекле татар дин әһеле Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исеме белән аталды. Аның ачылышы “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләр өчен куанычлы вакыйга булды. Мәчет һәм комплекс проектын архитектор, проектлаучы Лира Гәрәева, танылган рәссам, архитектор Айвар Саттаров һәм дизайнер Искәндәр Богданов әзерләде.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана