Мөселман эшкуарлары Йолдыз авылында янгыннан зыян күрүчеләргә 350 мең сумнан артык акча җыеп тапшырды

16 май 2023 ел 15:26
Мөселман эшкуарлары Йолдыз авылында янгыннан зыян күрүчеләргә 350 мең сумнан артык акча җыеп тапшырды

РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең Хәйрия фонды Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылын төзекләндерү өчен матди ярдәм күрсәтте. Ассоциация президенты Айдар Шаһимәрданов, Бөтендөнья татар конгрессының Казандагы штаб-фатирында булып, 350 мең сумнан артык хәйрия акчасын тапшыру турында килешүне имзалады. “Кардәшләребезгә бәхетсезлек килүгә бик борчылабыз, бу бөтен халкыбыз фаҗигасе”, - диде Айдар Шаһимәрданов, алга таба да ярдәм итәчәкләрен белдереп.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, үз чиратында, Ассоциациянең ярдәмгә беренчеләрдән булып килүен әйтте. “Үз исемемнән, татар конгрессы һәм Курган өлкәсендә яшәүче барлык татарлар исемемнән ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәм. Игелекле эшләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын”, - диде ул.

Билгеле булганча, 8 майда Курган өлкәсендәге бу татар авылы тулысынча янып бетте. Мәчет, берничә йорт, мәктәп һәм мәдәният йорты гына калды. Бүген зыян күрүчеләргә тиз арада авылны яңадан торгызырга кирәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана