Казанда Russia Halal Market ярминкәсе ачылды

17 май 2023 ел 11:58
Казанда Russia Halal Market ярминкәсе ачылды

Бүген, шәүвәл аеның 27 нче көнендә,«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында Казанның Агросәнәгать паркында Russia Halal Market хәләл продукция ярминкәсе ачылды.

Хәләл маркетның рәсми ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТРның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Премьер-министры урынбасары -  ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров, Казан мэры Илсур Метшин, мөселман дин әһелләре, KazanForum кунаклары катнашты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә 20 млн мөселман яши. Икътисадның барлык өлкәләрендә диярлек хәләл индустриясе үсеш кичерә: моңа азык-төлек һәм сәнәгать товарлары җитештерү, туризм, мәгариф, финанслар һәм инвестицияләр керә. Республика Рәисе Татарстанда гына да азык-төлек товарларын хәләл стандартына туры китереп җитештерүчеләрнең 100 дән артып китүен искәртте. Бу товарлар актив рәвештә якын һәм ерак чит илләргә чыгарыла.

Малайзиянең Ислам үсеше департаменты генераль директоры Сираҗетдин Сухаими шулай ук Россиянең, аерым алганда, Татарстанның хәләл индустриясе потенциалын югары бәяләде. “Без бу өлкәдәге тәҗрибә белән бүлешүебезгә шатбыз, һәм моның Россиядә хәләлнең үсешенә файда китерер дип ышанабыз”, - диде ул.

Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитет тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерелде. Аерым алганда, Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималларын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларын “хәләл” стандартларына туры килү-килмәү тикшерелде.

Комитет сату нокталарында «хәләл» нормативларын кертү буенча эшләр башкарды. Нәтиҗәдә ярминкәнең мәйданы аның күрсәтмәләре буенча тәртипкә китерелде: дуңгыз ите сатудан алынды, ритуаль чисталыкка ирешү өчен бина һәм җиһазлар җентекләп чистартылды, ремонт ясалды, бәдрәф бүлмәләре таһарәт алырлык итеп җиһазландырылды, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым намаз уку урыннары булдырылды. Боларны гамәлгә ашыру өчен 1,5 ай вакыт китте.

Russia Halal Market-та тәкъдим ителгән продукция дөньяның 50 дән артык иленнән кайтарылган: Россия, Казахстан, Беларусь, Мисыр, Иран, Малайзия кебек илләрдән. Барлыгы исә ярминкәдә сатып алучылар өчен 400ләп сату ноктасы эшләячәк. Россия экспонентлары арасында маркетта катнашу өчен Татарстанның 20 районы, шул исәптән Казан шәһәре, шулай ук Саха Республикасы вәкилләре дә бар. Кунакларга тәм-том, ит һәм сөт ризыклары, умартачылык белән бәйле азыклар, эчемлекләр, БАДлар, төрле соуслар, кием-салым һәм косметика, шулай ук халык иҗаты эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә 17 нче майдан 21 нче майга кадәр Казан шәһәре, Аграрная урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада узачак. Маркет иртәнге сигездән (8:00) кичке җидегә кадәр (19:00) эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана