Малайзиянең Ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары Сираҗеддин Сухаими Нәзарәттә мөфти белән очрашты

17 май 2023 ел 13:37
Малайзиянең Ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары Сираҗеддин Сухаими Нәзарәттә мөфти белән очрашты

Бүген Казанда рәсми рәвештә Russia Halal Market хәләл продукция ярминкәсе ачылганнан соң, Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Малайзиянең Ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары Сираҗетдин Сухаими белән очрашты. Якыннан танышу һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерү мөмкинлекләренә багышланган очрашуда шулай ук Нәзарәтнең “Хәләл” стандарт буенча комитет җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников катнашты. 

Мөфтияттә Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакка Россиядә ислам үсеше, Татарстанда мөселман дини оешмалары эшчәнлеге һәм Диния Нәзарәтенең эш юнәлешләре хакында сөйләп узды. Болар – Коръәнне өйрәнү, дәгъвәт, нәшрият, хәләл сертификатлаштыру, хәйриячелек, хаҗны оештыру, яшьләр эшләре һәм социаль эшчәнлек белән бәйле өлкәләр турында сөйләде. Аерым алганда, танышу барышында Камил хәзрәт Татарстан мөфтиятенең “Хозур ТВ” телеканалы, татар һәм рус телләрендә эшләүче онлайн-мәдрәсә турында сөйләп узды. Ул аларга “Хозур” нәшрият йортында басылып чыккан Коръәннәрне һәм китапларны күрсәтте. 

Мөфти хәзрәт ТР Рәисе белән моннан 4-5 ел элек Малайзиягә эшлекле сәфәре турында искә төшереп, сәфәрдән хис-кичерешләре белән бүлеште, аннары сүз хәләл сертификация алып бару үзенчәлекләре буенча сөйләшү белән дәвам итте. Очрашуда катнашучылар хезмәттәшлек алып барырга килеште, чөнки күп сораулар буенча охшашлыклар бар, мәсәлән Нәзарәтнең “Хәләл” комитеты шулай ук йорт кошларын механик ысул белән чалуны хупламый. Малайзия кунаклары зур игътибарны ит продукциясе җитештерүгә юнәлтүләрен белдерделәр һәм Russia Halal Market хәләл продукция ярминкәсеннән хис-кичерешләре белән бүлештеләр.

Камил хәзрәт кунакларга очрашу истәлеге итеп “Хозур” нәшрияты басмаларын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана