Мөфти Камил хәзрәт VIII “Мәрҗани укулары”нда катнашучыларны сәламләде

18 май 2023 ел 11:11
Мөфти Камил хәзрәт VIII “Мәрҗани укулары”нда катнашучыларны сәламләде

Бүген, шәүвәл аеның 28нче көнендә (18нче майда), Татарстан башкаласында VIII “Мәрҗани укулары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Әлеге фәнни чара “Татарлар һәм Ислам дөньясы” Бөтенроссия фәнни форумы эчендә уза һәм күренекле татар мәгърифәтчесе, теолог, көнчыгыш белгече, тюрколог, тарихчы һәм педагог Хөсәен Фәезхановның (1823-1866) тууына 200 ел тулуга, аның остазы, атаклы дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 205 ел тулуга багышлана. Конференцияне РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү Ислам институты, Татарстан Республикасы Раисе администрациясе, ТР Фәннәр Академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты һ.б. оештыра. Фәнни җыен Казанда, Мәрҗани мәчетендә үткәрелә һәм “Хөсәен Фәезханов һәм Шиһабетдин Мәрҗани – бөек галимнәр, теологлар һәм мәгърифәтчеләр” дигән темага багышлана.

Форумны Коръәннән аятьләр укып мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башла җибәрде. Алга таба барлык катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтие, ислам фәннәре докторы Камил Сәмигуллин, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары Дамир Хәйретдинов сәламләде.

Үзенең сәламләү чыгышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин татар-мөселман дини-илаһият мирасын өйрәнүгә, торгызуга һәм саклауга игътибар күрсәткәне өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул фәнни җыенның актуальлеген билгеләп, аның Россия мөселманнарының, аерым алганда татар халкының рухи мирасы хакында фикер алышуга багышлануын билгеләп үтте. 

– Татар дини-илаһиятындагы казанышлар, аеруча Мәрҗани, Фәезханов һәм башка бөек татар дин галимнәре яшәп иҗат иткән XIX гасыр мирасы, татар өммәте тарихында гына түгел, гомумән Россия өммәте тарихында да иң саллы өлешне тәшкил итә. Ул безнең тарафтан тирән аңлауны, тиешенчә бәяләүне һәм һәрьяклап анализлауны таләп итә, – дип билгеләп узды Камил хәзрәт. Ул Россия мөселманнарының дини-рухи мирасын торгызу киң җәмгыять өчен дә зур гамәли әһәмияткә ия икәнлеген ассызыклады: «Россия мөселманнарының традицияләре күпдинлелек шартларында тудырыла һәм ныгый. Бу традицияләр мөселманны фикер йөртә белә торган, актив, гомумроссия җәмгыятендә үз урынын эзләүче һәм төрле халыклар арасында татулыкны саклый белүче гражданин итеп тәрбияли. Һичшиксез, Россия мөселманнарының мәгърифәтлелеге, милли һәм дини үзаңы, барлык диннәргә карата да сабырлыгының чишмә башы үзебезнең дини-илаһияттән килә”.  

Бүгенге фәнни җыен сәламләү чыгышларыннан соң, секция утырышларына бүленеп эшләү белән дәвам итте. Аерым алганда, галимнәр татар халкының мәгариф һәм педагогик фикерен үстерү тарихы; Алтын Урда чорыннан соңгы төрки-татар дәүләтләренең тарихи һәм археологик тикшеренүләре; Россиядә Ислам теологиясе: бөек традицияләр, заманча тәҗрибә һәм үсеш юнәлешләре; Россиядә Ислам һәм көнчыгышны өйрәнү: яшь галимнәр һәм тикшеренүчеләр карашы темаларына бүленеп эшли.

Көндезге өчтә (15.00) исә Казан (Идел буе) федераль университетының төп бинасында “Хөсәен Фәезханов. Хакыйкатькә тугрылык” күргәзмәсен ачу көтелә. Биредә Хөсәен Фәезхановның хезмәтләре, аның турындагы хезмәтләр, хәзерге заман рәссамнары ясаган портретлары һәм башка иҗади эшләре урын алачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана