Нәзарәт Kazanforum-да ислам финанслары, хәләл индустриясе, мөселман медиасы һәм хаҗ оешмалары тәҗрибәсен тәкъдим итә

18 май 2023 ел 15:19
Нәзарәт Kazanforum-да ислам финанслары, хәләл индустриясе, мөселман медиасы һәм хаҗ оешмалары тәҗрибәсен тәкъдим итә

Бүген, шәүвәл аеның 28 нче көнендә (18 майда), Казанда “Россия – Ислам дөньясы: Kazanforum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында «RUSSIA HALAL EXPO-2023» халыкара хәләл индустриясе күргәзмәсе ачылды. Экспозицияләр арасында аеруча игътибарны җәлеп итә торган мәйданчыклар арасында - ТР мөселманнары Диния нәзарәтенеке. Аны РФ Хәкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар карап китте.

Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте экспозициясендә мөфтиятнең халыкара эшчәнлеге буенча тәҗрибәсе тәкъдим ителә. Әлеге тәҗрибә ислам финансларын үстерү, хәләл-индустрия, мөселман медиасы һәм хаҗ оештыру кебек 4 төп юнәлештә тормышка ашырыла. Бу өлкәләрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Россиядәге башка дини оешмалар арасында әйдәп бара. Шулай итеп, экспозиция чит ил кунакларына Татарстанның шушы юнәлешләрдәге тәҗрибәсе дәрәҗәсен һәм бу юнәлешләрне киңәйтүгә әзерлеген лаеклы бәяләргә мөмкинлек бирә.

Мөфтиятнең 13 метрлы стендында кунаклар игътибарына берничә телдә казанышлар –  шәригать стандартлары буенча әзер банк продуктлары, шулай ук икътисадның төрле тармакларындагы хәләл продуктлар, ислам финанслары һәм хәләлне сертификацияләү буенча белгечләр әзерләү программалары, мөселман медиапроектлары, хаҗ программалары һ. б. тәкъдим ителә. Шулай итеп, экспозициядә ислам ипотекасы, «Хозур ТВ» мөселман телеканалы, онлайн-мәдрәсә, тематик мобиль кушымталар һ. б. белән танышырга мөмкин булачак.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте экспозициясе 2 нче павильонга кергән урында Татарстан Республикасы стенды янында урнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана