Казанда Татарстан мөфтие хәер-фатихасы белән хәләл бизнес алып бару буенча юридик агентлык ачылды

18 май 2023 ел 15:10
Казанда Татарстан мөфтие хәер-фатихасы белән хәләл бизнес алып бару буенча юридик агентлык ачылды

Бүген, “Россия – ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумының беренче көнендә Казан үзәгендә “Справедливый бизнес” юридик агентлыгы ачылды. Аны танылган мөселман адвокаты Руслан Нәгыев һәм “Ханский дом” төзелеш компаниясе башлыгы Ильяс Гыймадов җитәкчелегендә Юристларның Милли Ассоциациясе Россия законнары һәм Ислам хокукы стандартлары нигезендә эшмәкәрләргә бизнес алып бару буенча ярдәм күрсәтү максатыннан оештырды. Аерым алганда, сүз гаделлек һәм әдәп-әхлак нормалары буенча килешүләр төзү һәм гамәлгә ашыру хакында бара.

Гамәлгә куючы билгеләп үткәнчә, бизнес-тирәлектә эшмәкәрлекне алып бару буенча юридик консультацияләр генә түгел, ә дини киңәшләр дә сорап килүчеләр бар. “Справедливый бизнес” офисы нәкъ менә шушы максатларны истә тотып эшләячәк: монда эшмәкәрләргә юристлар һәм шәригать белгечләре тарафыннан консультацияләр алу мөмкинлеге тудырылачак. Шул рәвешле, “Справедливый бизнес” агентлыгы Татарстанда ислам инфраструктурасын үстерү өчен гамәлгә ашырыла торган “Halal life style” концепциясен киңәйтте.

Шул ук вакытта проект Россия Юристларының Милли Ассоциациясе һәм Татарстан мөфтияте өчен уртак булып тора: аны гамәлгә ашыру өчен мөфтият экспертлары – Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбарәков һәм Нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Әхмәд хәзрәт Әбү Яхья җәлеп ителде.

Офисның рәсми ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Ул мөселман юристлары төркеменең башлангычына хәер-фатихасын бирде һәм аларга, бөтен Россиягә үрнәк күрсәтеп, федераль масштабка чыгуларын теләде. Руслан Нәгыев шул ук вакытта агентлыкның мөселманнарга гына түгел, ә барлык теләүчеләргә дә хезмәт күрсәтәчәген билгеләп үтте: ул теләсә кайсы эшмәкәр өчен кызыклы булачак, чөнки бизнес алып баруның ислам стандартлары асылда әхлакый стандартлар булып тора.

– Хәләл ризыкны төрле дин вәкилләре куллана алган кебек, безгә дә барлык гражданнар мөрәҗәгать итә ала. Һәм бу, чынлыкта, бизнес алып баруның әхлакый нормалары. Шуңа күрә без бу проектны “Справедливый бизнес” дип атадык”, – аңлатып үтте Руслан Нәгыев. Ул хәләл ризыктан һәм банкингтан тыш, хәләл бизнес төшенчәсе дә булуын җиткерде:

– Бу процентлар, штрафлар, пенялар, килешүләр төзү һ.б мәсьәләләрне хәл итүгә кайтып кала. Ул мөселман бизнес берләшмәсе өчен зур әһәмияткә ия. Элек кешеләр ислам хокукы буенча бизнес алып бару мәсьәләләре буенча консультацияләр алу өчен Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать иткән. Ә сату-алу килешүен Россия кануннары нигезендә башкару өчен юристларга барганнар. Ә соңыннан шушы ике килешүне берләштерергә туры килә иде. Бездә боларның барысы да бер урында булачак, – дип сөйләде Нәгыев. 

“Справедливый бизнес” агентлыгының ачылу тантанасында Камил хәзрәт юристларга хәләл һәм аның чикләре төшенчәләренең нечкәлекләре турында вәгазь сөйләде, сораулар туганда компетентлы белгечләргә мөрәҗәгать итүнең мөһимлеген ассызыклады: әгәр сәламәтлек буенча сорау килеп туса – табибларга, закон буенча – юристларга, ә дини темалар буенча – дин белгечләренә. Ул шулай ук һәр эштә уңыш өчен ихлас ният – Аллаһы ризалыгына ирешү мөһим булуын да әйтте. Ахырдан ул офиста дога кылды һәм Россия Юристларының Милли Ассоциациясенә әлеге башлангычлары өчен рәхмәтен белдерде.

“Справедливый бизнес” юридик агентлыгы Казанда Туфан Миңнуллин ур., 8а йорт адресы буенча урнашкан. Офис түбәндәге хезмәтләр күрсәтә:

• Шәригать һәм РФ законнары буенча милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча консультацияләр

• РФ законнары нигезендә Шәригать стандартлары буенча килешүләрне һәм башка документларны тикшерү һәм төзү

• Ышанычка ия булучылар (оешмалар һәм физик затлар) эшчәнлегенә юридик хезмәт күрсәтү

• Сезнең бизнесны Ислам нормаларына туры килүгә тикшерү

• Ислам нормалары буенча нульдән финанс продукты булдыру 

• Бизнесның эчке һәм тышкы шәригать контроле

• Ислам икътисады һәм финанслары буенча лекцияләр, семинарлар, курслар һәм башка белем бирү чараларын оештыру, шул исәптән компанияләр персоналын укыту

• Сөйләшүләр алып бару, медиация

• Суд вәкиллеге

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана