KazanForum пленар утырышы Татарстан мөфтиенең Коръән аятьләрен укуы белән башланып китте

19 май 2023 ел 19:01
KazanForum пленар утырышы Татарстан мөфтиенең Коръән аятьләрен укуы белән башланып китте

Бүген, шәүвәл аеның 29нчы көнендә (19 нчы майда), Казанда “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” ХIV халыкара икътисадый форумының пленар утырышы булып узды. Аның төп рәсми өлешен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде – ул Изге Коръәннең аятьләрен укыды. Татарстан мөселманнары башлыгы җыелган күпләгән кунаклар һәм катнашучылар алдында “Әл-Хәҗ” (Хаҗ) сүрәсенең 73-78нче аятьләрен башкарды. Аларда түбәндәгеләр әйтелә: 
“73. И, кешеләр! (Аллаһтан башка табынылган нәрсәләрнең гаҗизлеге хакында Кыямәткә кадәр арагызда телдән-телгә сөйләнгән бик кызык) Бер мисал китерелә, шуны тыңла! Аллаһны калдырып табынган нәрсәләрегез бер чебен генә дә ярата алмаслар, хәтта моның өчен барысы бер урынга җыелсалар да. Чебен алардан (алларына куелган азык-төлектән яки өсләренә сөртелгән исле буяулардан) берәр нәрсә капса, шуны гына да аңардан тартып ала алмаслар. (Алардан берәр нәрсә) Сораганнар да (мөшрикләр), соралганнар да (потлар) – бик зәгыйфьләр. 74. Алар (ширек кушканнар,) Аллаһны тиешле рәвештә олугламадылар. (Шуңа күрә гыйбадәткә лаек булмаган нәрсәләрне Аңа тиңдәш иттеләр.) Һичшиксез, Аллаһ – (һәрнәрсәгә) Көчле, Бөек. 75. (Рәсүлем! Мөшрикләр синең пәйгамбәр буларак җибәрелүеңне кабул итмичә: “Арабыздан вәхи аңа җибәрелдеме?” – дип әйттеләр.) Аллаһ фәрештәләрдән дә (Җәбраил, Микаил, Исрафил һәм Газраил (галәйһимүссәлам) кебек) илчеләр сайлый (һәм аларга Үзе белән пәйгамбәрләре арасында вәхи йөртү һәм башка вазыйфалар йөкли), кешеләрдән дә (Ибраһим, Муса, Гайсә һәм Мөхәммәд (галәйһимүссәлам) кебек затларны Үзе исеменнән бүтән колларына илче итеп җибәрә). Һичшиксез, Аллаһ –Ишетүче, Күрүче. 76. Ул аларның алларында булганны да, артларында булганны да белә. Бөтен эшләр Аллаһка кайтарылачак. 77. И, иман итүчеләр! Рөкүгъ кылыгыз, сәҗдә кылыгыз, (бөтен фарызларны үтәп,) Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз һәм (нәфел гыйбадәтләр, туганлык җепләрен саклау, күркәм әхлаклы булу кебек) игелек эшләгез. Бәлки, сез уңышка ирешерсез. 78. Аллаһ өчен (булган бар көчегезне сарыф итеп,) Ул лаек булганча җиһад кылыгыз. Сезне Ул сайлады һәм диндә сезгә бернинди кыенлык кылмады. Атагыз Ибраһимның (галәйһиссәлам) милләтенә (һәм диненә ябышыгыз). Рәсүл (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) илчелек вазыйфасын үтәвенә карата) сезгә шаһит булсын, сез дә (пәйгамбәрләрнең өммәтләренә Аллаһның илчелеген үтәвенә карата) кешеләргә шаһит булыгыз дип, Ул (Аллаһы Тәгалә) моннан (Коръәннән) алда (җибәрелгән Тәүрат, Инҗил кебек китапларда) да, монда да (Коръәндә) сезгә мөселманнар исеме бирде. (Мондый сайлауга лаек булганыгызга шөкер итәр өчен фарыз) Намаз укыгыз, зәкят бирегез һәм (һәр эшегездә Аңа таянып,) Аллаһка ябышыгыз. Ул – Яклаучыгыз. Ул нинди яхшы Яклаучы! Ул – нинди яхшы Ярдәмче (аның ярдәме тигән кеше хур булмас һәм оттырмас)”.

Форумның пленар утырышы эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары Марат Хөснуллин һәм Алексей Оверчук, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, мөселман дәүләтләре вәкилләре һәм башкалар катнашты. 

Пленар утырышта Форум эшенә йомгаклар ясалды, шулай ук халыкара процессларны җайга салу һәм тотрыклы глобаль үсеш балансына ирешү кысаларында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең үзара файдалы мөнәсәбәтләрен үстерү планнары һәм перспективалары билгеләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана