Мөфти — татар дин әһелләре форумында: «Дини хезмәтлəрне татар телендә язарга һəм бастырырга тәкъдим итәм»

20 май 2023 ел 14:30
Мөфти — татар дин әһелләре форумында: «Дини хезмәтлəрне татар телендә язарга һəм бастырырга тәкъдим итәм»

Бүген, шәүвәл аеның 30нчы көнендә (20нче майда), Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы үтте. Форумга Россия Федерациясенең 77 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1000 дин әһеле һәм кунак килде. Пленар утырышта хөкүмәт әгъзалары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Бөтендөнья Татарстан конгрессының Милли шура әгъзалары һ.б. катнашты.

Һәр елдагыча, форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелды, делегатлар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнде.

Пленар утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. Ул татар халкын бәйрәмнәр генә түгел, Аллаһы Тәгалә тарафыннан сынау итеп җибәрелгән афәтләр, кайгылар да бердәмлекне ныгыта дип, 6нчы майда Омск өлкәсендәге Каракүл авылы, 8нче майда Курган өлкәсенең Йолдыз татар авылында чыккан янгыннарда милләттәшләр күрсәткән гуманитар ярдәмне телгә алды.  

Алга таба сүз мөфтиләргә бирелде. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, РФ мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин эшчәнлек, тәҗрибә, планнары белән бүлеште, Казанда шушы көннәрдә үткән фәнни җыен нәтиҗәләренә тукталды, былтыр Россиядә Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгын билгеләп үтүнең тәэсирләре белән уртаклашты. 

Көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләшүне алга таба Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәвам итте. Ул 2022 елның вакыйгаларга бай булуын искәртте һәм Россия өммәте өчен күбрәк уңай үзгәрешләрне санап китте: 1100-еллыкны билгеләп үтү, ислам финансларын кертеп җибәрү өчен эксперимент эшли башлау, тукталып торганнан соң хаҗ кылырга мөмкинлек ачылу, Мәскәүдә мәчет салу өчен урын бүлеп бирелү, Казанда, Уфада һәм Мәскәүдә иң эре мөселман уку йортлары өчен яңа корпуслар төзелү... Шул ук вакытта Камил хәзрәт җәмәгатьнең игътибарын күңелсез хәлләргә дә юнәлтте. Мисал итеп ул Кургандагы янып беткән Эчкен авылын китерде, шулай ук “Сахих әл Бохари”ның бер тәрҗемәсе тыелуны атады. Соңгысы уңай хәл ителсә дә, мөфти шуңа охшаш ситуация тагын килеп чыкмас, дип беркем ышандыра алмавын кисәтте: 

– Бу вакыйгадан Россия мөселманнарына үзләре өчен дөрес нәтиҗәләр чыгарырга кирәк, ул, һичшиксез, безгә сабак булырга тиеш. Ни өчен дигәндә, чөнки проблеманың төбендә судларның гаделсез карарлары түгел. Проблеманың асылы – мөселман китапларына дини-фәнни анализ урынына психологик-лингвистик анализ ясалу. Китапларның текстларын экстремистик дип шуның нигезендә таныйлар. Ягъни Россиядә дини әдәбиятка экспертизаны тиешле әзерлеге булмаган белгечләр ясый. Югыйсә, басылып чыкканчыга кадәр, китап мөселман-дини экспертиза аша үтсә, күп сораулар үзеннән үзе хәл ителер иде, – дип аңлатып үтте ул. 

Камил хәзрәт мәсьәләгә чишелеш тә тәкъдим итте: шуның беренчесе – татар дин әһелләренә дини хезмәтләрне татар телендә язу һәм бастыру: “Татарча язылган дини əдəбиятның тыелганы юк. Шул ук вакытта татар дини-илаһияткə, татарча китаплар базары үсеше өчен дə саллы өлеш кертелер иде”.

Камил хәзрәтнең тагын бер тәкъдимен дә яңгыратты: 

- Һичшиксез, бүген безгə дини əдəбиятны тикшерү өчен Россиякүлəм дини экспертлар оешмасы кирəк. Ул мөселман басмаларының язмышын судка кадəр дə, суд эше барган вакытта да хəл итəргə ярдəм итə алыр иде. Экспертлар шурасы шул ук вакытта көн кадагындагы мəсьəлəлəрне берəм-берəм түгел, ə җыелып, уртак көч белəн чишə алыр иде. Алар күп: мəктəп һəм бакчаларда хəлəл туклану, мəчет-мəдрəсəлəрнең җитмəве, хиҗабны тыю һ.б. Хəзер менə дини əдəбиятны судларда тыю проблемасы килеп басты.

Мөфти хәзрәт шулай ук татар дин әһелләренә Татарстан мөфтияте һәм “Хозур” нәшрияты ярдәмен дә тәкъдим итте: “Татарстан Диния Нәзарәтенең уңай тәҗрибәсе бар - бездә экспертлар шурасы эшли, ул китапларны дөньяга чыгарганчы тикшерә, шул рәвешле басмаларны тыюдан үзенә күрә бер саклык чарасы күрелә”, – дип җиткерде Камил хәзрәт һәм Диния Нәзарәтенең фундаменталь басмаларны башка мөфтиятлəр белəн хезмəттəшлектə чыгару тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Билгеле булганча, “Сахих аль-Бухари» в версии Зубдат” китабын һəм “Калям Шариф. Перевод смыслов” хезмəтен Татарстан мөфтияте Дагыстан мөфтияте белəн бергə əзерлəп бастырды.

Пленар утырыш Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Ринат хәзрәт Раев, Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, Оренбург өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, “Хөсәения” мәдрәсәсе директоры Әлфит хәзрәт Шәриповның чыгышлары белән дәвам итте.

Катнашучыларның игътибарып Әлбир хәзрәт Крганов дини һәм милли үзенчәлекләрне саклап калу мәсьәләсенә юнәлтте: “Аллаһыга мең шөкер, дини уку йортларының күбесе Татарстанда урнашкан. Ләкин, кызганычка каршы, Ислам югары уку йортларын тәмамлаган яшь татар белгечләребез Россиянең ерак регионнарына китәргә теләми. Бик күп мәчетләрдә имамнар җитми. Яшь дин әһелләрен тәэмин итү мәсьәләсе бик күптәннән хәл ителми тора”, – дип ассызыклады ул.

Ә менә Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин “Татар мәдрәсәләре – татарлык терәге” темасына доклад ясады. “Безнең мәхәлләләрдә, мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә милли рух – татар рухы булырга тиеш. Милләт белән дин бергә булганда гына безнең киләчәгебез булыр. Хәзер татар кешеләренә кирәкле милли мәгълүматны тулысынча җиткерә алучылар, безнең халыкның милли һәм дини йөзен билгели һәм саклый торган затлар – имамнар. Безнең татар мәхәлләләре милләтебезнең яшәү рәвешен, төбәк тарихын, гореф-гадәтләре, туган телне, мәдәнияте, әдәбияты, халкыбызның сәнгатен өйрәнү, буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләргә сакчыл карашны тәрбияләү үзәгенә әйләнергә тиеш. Имам, авыл җирендә яки шәһәрдә нинди дә булса тарихи мәчеттә эшли икән, аңа мәчет һәм авыл тарихын ныклап өйрәнергә тиеш”, – дип ассызыклады ул һәм аның чыгышыннан шул ук мәдрәсәнең шәкертләре Һадиев Нәфис, Кәрим Хәсәнов һәм Шәймәрданов Ибраһим Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләп уздылар. 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашучыларны терәк һәм киләчәк дип атап, дин әһелләрен бердәм булырга өндәде: бергә телне, гореф-гадәтләрне, динне сакларга, үсеп килүче буынны тәрбияләргә, мәдрәсәләр ачарга һәм традицион булмаган кыйммәтләр белән бергәләп көрәшергә. Татарстан Рәисе Россия җитәкчелегенә ислам динен үстерүгә ярдәм итә торган чаралар үткәрүгә ярдәм иткәне өчен рәхмәтен белдерде. 

Пленар утырыш ахырында дини оешма җитәкчеләренә һәм дин әһелләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана