Kazanforum-да Нәзарәтнең “Хәләл” комитеты “Магнит” ваклап сату челтәре белән меморандум имзалады

20 май 2023 ел 15:15
Kazanforum-да Нәзарәтнең “Хәләл” комитеты “Магнит” ваклап сату челтәре белән меморандум имзалады

Кичә “Россия – ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты “Тандер” акционерлык җәмгыяте (“Магнит” ваклап сату челтәре) белән меморандум имзалады. 

Килешүне имзалауда “Хәләл” стандарты буенча Комитет җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников һәм “Тандер” компаниясенең генераль директоры урынбасары, ваклап сату челтәре директоры Руслан Исмәгыйлов катнашты.

Документны имзалаганнан соң компания вәкилләре белән эшлекле очрашу булып узды. Ваклап сату челтәре директоры Руслан Исмәгыйловтан тыш, очрашуда корпоратив мөнәсәбәтләр һәм бизнесны тотрыклы үстерү буенча директор, идарә әгъзасы Анна Мелешина да катнашты.

Сөйләшүдә катнашучылар хәләл ризык җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышты, шулай ук “Магнит” ваклап сату челтәре белән “Хәләл” стандарты буенча Комитет арасында хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерделәр.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, “Магнит” хәләл ассортиментны киңәйтергә ниятли, дип хәбәр итте компания. Ритейлер 2023нче ел ахырына кадәр хәләл сарык ите продукциясе сату күләме 2,5 тапкырга артуын көтә. Гомумән алганда, ритейлер барлык хәләл продукциягә ихтыяҗның артуын билгели. Мәсәлән, 2023нче елның гыйнвар-март айларында хәләл ит эшләнмәләре (сосискалар, колбасалар һ.б.) сату узган елның шул чоры белән чагыштырганда 30,5%ка арткан.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана