Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре экспозициясе 2 көнгә озайтыла һәм “Кол Шәриф”кә күчә

21 май 2023 ел 15:42
Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре экспозициясе 2 көнгә озайтыла һәм “Кол Шәриф”кә күчә

Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләре экспозициясен Казанга алып килеп, 2 көнгә “Кол Шәриф” мәчетенә урнаштыралар. Күргәзмәне Казанда оештыру аны күбрәк кешегә карарга мөмкинлек бирәчәк. Ядкәрләрне 22 һәм 23 май көннәрендә “Кол Шәриф” мәчете холлында  иртәнге сәгать 10.00-дан кичке сәгать 19.00-га кадәр карап булачак. 

Мөхәммәд ﷺ һәм аның сәхабәләренең 10 ядкәрен Дагыстаннан Татарстанга беренче тапкыр Идел Болгарстанында ислам кабул итү көненә һәм Изге Болгар җыенына алып килделәр. Экпозициягә Мөхәммәд ﷺ һәм аның гаилә әгъзаларына, сәхабәләргә кагылышлы кыйммәтле предметлар куела. Алар арасында пәйгамбәр Мөхәммәднең ﷺ чәч бөртеге, май касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаhу ганhу, пәйгамбәрнең ﷺ хатыны Гайшәнең радыйаллаhу ганhа һәм кызы Фатыйма радыйаллаhу ганhа чүлмәкләре, аның кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид радыйаллаhу ганhу сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаhу ганhу пычагы бар, Кәгъбәнең кара ташы. Аларны бөтен Татарстаннан һәм Идел буендагы төрле төбәкләреннән кунаклар карады. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаевка Идел буе Болгарда ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан Татарстан мөселманнарына җибәрелгән кыйммәтле бүләге өчен олы рәхмәтен белдерә. Күргәзмә Татарстан Рәисе булышлыгында ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылды. 

Журналистларны Казанның "Кол Шәриф" мәчетендә Мөхәммәд ﷺ һәм аның сәхабәләре ядкәрләре экспозициясе куелу уңаеннан оештырылган брифингка чакырабыз. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәдрасүл хаҗи Саадуев белән очрашу 22 майда 14.00 сәгатьтә була. Массакүләм мәгълүмат чараларын Татарстан мөселманнары тормышындагы мөһим вакыйганы яктыртырга чакырабыз. Аккредитацияне 89172939706 (Резеда Закирова) телефоны буенча узарга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана