Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә балалар өчен “Сәлам” рухи-әхлакый курсларының җәйге сменасы төгәлләнде

19 июнь 2023 ел 11:05
Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә балалар өчен “Сәлам” рухи-әхлакый курсларының җәйге сменасы төгәлләнде

Җәйге каникул вакытында Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте балалар өчен “Сәлам” рухи-әхлакый курслары оештырды.

Малайлар һәм кызлар Бөгелмә Үзәк мәчетендә белем алды. Курсларга 40лап бала йөрде. Каникул вакытында мөгаллимнәр малайлар өчен әдәп-әхлак дәресләре үткәрде. Көннең икенче яртысында балалар белән саф һавада хәрәкәтле уеннар узды.

Курслар барышында кызлар иманның 6 һәм Исламның 5 баганасын үзләштерде. Мөгаллимнәр балалар өчен квест үткәрде, аның нәтиҗәләре буенча һәр команда татлы бүләкләр алды.

Курслар үткәрелгән көннәрдә балалар шәһәрнең Үзәк мәйданында самокатларда йөрде. Алар шулай ук Бөгелмә шәһәренең “Гәүһәр” исемле яңа мәчетендә булды.

Бөгелмәнең төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре балаларга экология дәресе үткәрде. Алар табигатьне саклау юллары турында сөйләде һәм калдыкларны дөрес итеп аерырга өйрәтте.

Курслар ахырында барлык катнашучылар бүләкләр белән кайтып китте. Балалар киләсе каникулда да кабаттан очрашу теләген белдерде.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана