Казанда Корбан бәйрәмендә Утыз-Имәни исемендәге яңа мәчет ачылды

28 июнь 2023 ел 06:35
Казанда Корбан бәйрәмендә Утыз-Имәни исемендәге яңа мәчет ачылды

Бүген, Корбан бәйрәме көнендә, Казанда “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете үз ишекләрен ачып җибәрде. Мәчет Идел буе районында Имәнлек урамында төзелгән һәм башкалада иң зур мәчетләрнең берсе санала: ул 1100 кеше сыйдырышлы, ә мәйданы – 2480 кв.м.

Төзелеш 2018 елда башланган. Беренче тапкыр Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга мондый тәкъдим белән 2016 елда инициатив төркем һәм Казан эшмәкәрләре чыккан. Мәчет ике катлы, подвалы бар. Беренче катта керә торган урын, 500 кешегә исәпләнгән төп намаз залы, ир-атлар һәм хатын-кызларның гардероб бүлмәсе, имам кабинеты, кирәк-яраклар кую өчен бүлмә, бухгалтерия урнашкан. Икенче катта 250 кешегә исәпләнгән хатын-кызлар намаз залы, мәчет каршындагы курслар өчен уку сыйныфлары, китапханә, мәҗлесләр үткәрү өчен тантаналы зал, имамнар өчен кабинет бар. Мәчетнең подвал өлешендә намаз уку өчен өстәмә зал, ашханә, мәҗлесләр уздыру өчен кечерәк зал, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен бәдрәфләр урнашкан.

Бүген мәчеттә Корбан бәйрәме уңаеннан беренче тапкыр намаз укылды. Гаетне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде, ә хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка республика һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр бар иде. Алар мәчет территориясе һәм комплексы, эчке бизәлеше һәм интерьерлары белән танышты, ә аннары гади мәхәллә кешеләре белән бергә гает намазын укыды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана