Татарстан мөфтие Түбән Новгородта Равил Гайнетдин белән очрашты

08 июль 2023 ел 23:17
Татарстан мөфтие Түбән Новгородта Равил Гайнетдин белән очрашты

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 20нче көнендә (8нче июльдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Новгород шәһәренә эш сәфәре белән килде. Биредә ул РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәйх Равил Гайнетдин белән очрашу үткәрде һәм Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгы, Хөсәин Фәезхановның тууына 200 ел тулу уңаеннан тантаналы кабул итүдә катнашты.

Татарстан мөфтие Равил Гайнетдингә кунакчыллык өчен рәхмәтен җиткерде, аннары алар истәлекле бүләкләр алышты.

Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, профессор Дамир Мөхетдинов, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов һәм башкалар бар иде.

Билгеле булганча, 7-9нчы июль көннәрендә Нижгар өлкәсендә күренекле татар галиме Хөсәин Фәизхановның тууына 200 ел тулуга багышланган чаралар уза: галим җирләнгән Сафаҗай авылы зиратында мемориал ачылды, Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII съезды узды, Ярминкә мәчете төзеләчәк урынга истәлек ташын урнаштыру тантанасы көтелә һәм I Идел буе Сабан туе узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана