Татарстан мөфтие Түбән Новгородта Ярминкә мәчете төзеләчәк урынга истәлек ташын урнаштыру тантанасында катнашты

09 июль 2023 ел 13:25
Татарстан мөфтие Түбән Новгородта Ярминкә мәчете төзеләчәк урынга истәлек ташын урнаштыру тантанасында катнашты

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 21нче көнендә (9нчы июльдә), Түбән Новгород шәһәрендә Ярминкә мәчете төзеләчәк урынга истәлек ташын урнаштыру тантанасы үткәрелде.

Түбән Новгородта төзеләчәк мәчеткә нигез салуның рәсми өлеше Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан Коръән укылу белән башланды. Ул “Ән-Нәмл” (Кырмыскалар) сүрәсеннән аятьләр укыды.

Камил хәзрәт үзенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белән бергә мөфти, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин чакыруы буенча катнашты.

Тантанада шулай ук Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Гнеушев, Түбән Новгород шәһәре башлыгы Юрий Шалабаев, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз Закиров, Түбән Новгород өлкәсе имамнары һәм җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук Владимир, Свердловск, Ярославль, Пенза, Сарытау, Омск, Рязань, Киров, Кострома өлкәләре, Чувашия, Мордовия, Марий Эл республикалары, Пермь крае һәм Донецк Халык Республикасы нәзарәтләреннән вәкилләр катнашты.

Мәчет Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында төзеләчәк.

Белешмә. Мәчетнең 1817-1930нчы елларда Мәкәрҗә ярминкәсе урынында эшләве билгеле. Ул Россиядә император Николай I указы нигезендә дәүләт хисабына төзелгән иң беренче таш мәчетләрнең берсе була. Яңадан торгызылучы мәчет елга ярында урнашачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана