Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты “Шура” альманахының 41нче санын нәшер итте

11 июль 2023 ел 11:05
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты “Шура” альманахының 41нче санын нәшер итте

Басмабызның әлеге саны һиҗри ел исәбе буенча башлана торган мөхәррам ае, аның фазыйләтләре, Гашурә көненең өстенлекләре хакында бәян итүгә һәм сөекле Расүлебез ﷺ мәүлиденә багышлана.

Альманахыбызда гыйлем алуның, гошер садакасы бирүнең әһәмиятен ассызыклаган вәгазьләр урын алган. Шулай ук биредә олуг пәйгамбәр Ибраһим галәйһиссәлам мисалында тәвәккәл итүнең күркәм үрнәген күрәбез. Ә сыер кыйссасына багышланган вәгазьдә һәр заманда адәм баласының кирелек һәм хөсетлек кебек сыйфатлар белән яшәве һәм шул рәвешле тормышын катлауландыруы искә алына.

Шураның һәрбер вәгазе бүгенге көндәге актуаль булган проблемаларны яктыртып, аларның чыгу юлын табарга тырышып әзерләнгән. Бу үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр кардәшләребез өчен файдалы булыр, дигән теләктә калабыз.

Альманахны биредә йөкләп алырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана