Алексеевск районында православие зиратындагы вакыйгалар нисбәтеннән Татарстан мөфтияте мөрәҗәгате

17 июль 2023 ел 12:31
Алексеевск районында православие зиратындагы вакыйгалар нисбәтеннән Татарстан мөфтияте мөрәҗәгате

Бүген Татарстанның Алексеевск районында билгесез кешеләр җирле православие зиратындагы берничә кабер ташына зыян салган. Татарстан мөфтияте мәрхүмнәрнең якты истәлеген мәсхәрәләгән һәм аларның якыннарының хисләрен кимсеткән бу явыз адәмнәрнең гамәлләрен катгый гаепли. Бу явызлыкны кем генә эшләсә дә, аларны акларлык сәбәп юк. Дини кануннар буенча да, Россия законнары буенча да.

Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләрендә һәм бөек мөселман галимнәренең китапларында зиярәт кылу әдәпләре һәм кабер ияләренә хөрмәт белән карау турында хәбәр ителә. Һичшиксез, мәрхүмнәрне искә алганда, кешеләр шуны белеп торырга тиеш: кылган гамәлләре өчен һәркемгә Аллаһы Тәгалә каршында гадел рәвештә җавап бирергә туры киләчәк. Шуңа күрә бу очракта гаепле кешеләр табылыр һәм алар җаваплылыкка тартылыр, дип өметләнәбез.

Һәр диндә, шул исәптән исламда да, мәрхүмнәрнең каберләрен мәсхәрәләү катгый тыела. Мондый золымны кылучыларның калебләрендә иман да, изгелек тә юк.  

Без православие динен тотучы вәкилләрнең борчулы хисләрен уртаклашабыз һәм, кабер ташларын торгызу карарын кабул иткәне өчен, республика хакимият органнарына рәхмәт белдерәбез.

Республика җитәкчелегенең зыян күргән каберлекләрне тәртипкә китерергә һәм гаеплеләрне җәзага тартырга кирәк дигән принципиаль карашы Татарстанда күпгасырлык милләтара һәм динара татулыкны саклап калырга ярдәм итәр дип ышанып калабыз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана