Казанда социаль проектлар ясау буенча әңгәмә форматында MUSLIMMOL очрашуы узды

19 июль 2023 ел 16:44
Казанда социаль проектлар ясау буенча әңгәмә форматында MUSLIMMOL очрашуы узды

18нче июльдә Казанның “Черек күл” паркында спикинг-клаб форматында социаль проектлар ясау буенча MUSLIMMOL аралашу кичәсе оештырды. Әлеге очрашу алда торган Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында катнашучыларны җыеп китерде, анда иң яхшы стартаплар сайлап алыначак һәм аларны коммерцияле булмаган оешмалар өчен конкурс һәм грант программаларына әзерләячәкләр. 20дән артык кеше актив әңгәмә барышында социаль проектлауга төп алымнар, проектлар структурасы һәм аерым бүлекләрне тутыру үзенчәлекләре хакында фикер алышты.

Әлеге чарага белгеч буларак Казан федераль университетының инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү Ресурс үзәге эксперты Антон Дыганов чакырылды.

Исегезгә төшерәбез, 2023нче елның 16-23нче август көннәрендә Шәһре Болгарда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. Бер атна дәвамында узачак әлеге чарага 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Барлыгы 130 кешенең катнашуы көтелә. Форум яшьләргә Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәнү өчен мәйданчык булып торачак: алар идея рәвешендә яки грант алырлык әзер проект булырга мөмкин һәм катнашучылар аны форум дәвамында үстерәләр, камилләштерәләр. Яшьләр тулысынча әзер проект белән дә килә алалар, алар аны тагын да шомартып, Татарстан Республикасы яки Россия күләмендә үткәрелә торган грант конкурсларына тәкъдим итә алачаклар. Социаль проект дип билгеле бер төркемнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект санала. Аның тагын бер үзенчәлеге – социаль проектның хезмәтләреннән бушлай файдалана алу. 

MUSLIMOL – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге. Бүлек мөселманнар өчен социаль проектлар эшләп чыгару һәм аларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана