Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

25 июль 2023 ел 14:17
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, Мөхәррам аеның 7нче көнендә (25нче июльдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә халыкны кабул итү көнен уздырды. Көннең беренче яртысында мөфти хәзрәт төрле гозерләр белән килгән кардәшләребезнең теләк-тәкъдимнәрен тыңлады һәм җаваплы затлар алдында бурычлар куйды. Очрашуларда сүз мәчетләр янында хәләл инфраструктураны үстерү, татар дини мирасына кагылышлы актуаль мәсьәләләр һәм шәхси характердагы сораулар белән бәйле булды.

Мисал өчен, Казаннан эшмәкәр Муса Галимҗанов мәчетләр янындагы мәйданчыклардан файдалану мөмкинлекләрен үстерү буенча тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итте. Мөфти белән очрашуда ул һөнәри күзлектән һәм хәзерге ихтыяҗдан чыгып хәләл яшәү рәвеше алып бару, инфраструктураны баету, социаль яктан әһәмиятле сорауларны хәл итү буенча фикерләре белән бүлеште. Болар нигездә гаилә һәм балалар белән мәчеткә йөрүчеләрнең теләкләрен тормышка ашыру белән бәйле иде. Сөйләшү барышында дин кардәшләр өчен уңайлыкларны арттыру, балалар өчен мәйданчыклар һәм ял итү урыннары, иҗади түгәрәкләр, ишегалларын төзекләндерү, хәләл туклану буенча хезмәт күрсәтүне яхшырту һ.б. темалар буенча фикерләшү булып узды.

Төркиядән Коркут Ата исемендәге Османие шәһәре университетының теология факультеты мөгаллиме Хюсню Эзбер Бодур татар-мөселманнар тарихы һәм дин галимнәре мирасы буенча сорауларына җавап табу өчен килгән. Ул Идел буе төбәгендә ислам диненең таралуы, дини мәктәпләр формалашу, татар милләте үсешендә диннең роле, татар халкында дини мирас һәм зур галимнәрнең язма мирасы белән танышты. Мөфти Камил хәзрәт аңа Нәзарәт бастырып чыгарган басмаларны, аерым алганда Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” китабының күчермәсен бүләк итте.

Казахстаннан Жандос Шакиров исемле дин кардәшебез дини сораулар белән мөрәҗәгать итте. Мөфти аңа аңлатмалар бирде.

Камил хәзрәт халык белән очрашуларны атна саен уздыра. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53. Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма мөфтигә приемга керергә теләүчеләргә сорыйсы килгән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сорау мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт ведомстволы оешмаларда карала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана