Мөфти “Кол Шәриф” мәчетендә Сенегал делегациясен каршы алды

26 июль 2023 ел 15:04
Мөфти “Кол Шәриф” мәчетендә Сенегал делегациясен каршы алды

Бүген, Мөхәррам аеның 8нче көнендә (26нчы июльдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Кол Шәриф” мәчетендә Сенегал Республикасы Президенты Маки Саллны каршы алды. Сенегалдан килгән дәрәҗәле кунаклар делегациясен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Камил хәзрәт кунакларга Россиядә һәм Татарстанда ислам үсеше тарихы, динара һәм милләтара татулык традицияләре һәм Татарстан мөфтияте эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук ул аларны “Кол Шәриф” мәчете һәм аның архитектур үзенчәлекләре белән таныштырды, биредә тәүлек дәвамында Коръән укыла, дип билгеләп үтте.

Россия төбәкләренең берсе буларак, Маки Салл Сенегал белән Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү буенча эшне көчәйтергә җыенуын билгеләп үтте. “Татарстан – мөселман төбәге, – диде ул. – Мин 93-95% халкы мөселман булган илне җитәклим, безнең тотрыклы яшәү сере шулай ук толерантлыкта һәм башка диннәр белән тату яшәүдә. Сездә янәшә торган чиркәүләрне һәм мәчетләрне күрдем – бу үрнәк соклануга лаек, моны барлык илләр файдаланырга тиеш”.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана