Мөфти Россия юристларының Милли ассоциациясе әгъзалары белән дини әдәбият эше буенча суд тикшерүе барышы турында фикер алышты

28 июль 2023 ел 09:56
Мөфти Россия юристларының Милли ассоциациясе әгъзалары белән дини әдәбият эше буенча суд тикшерүе барышы турында фикер алышты

Мөхәррам аеның 9нчы көнендә Нәзарәткә Россия Юристларының Милли ассоциациясе әгъзалары килде. Аларның делегациясе составында Юристларның Милли ассоциациясе президенты, танылган адвокат Руслан Нагиев, шулай ук Россиянең төрле почмакларында суд инстанцияләрендә мөселманнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда катнашучы юристлар бар иде. Мөхтәрәм кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Инициатив адвокат төркеме чираттагы тапкыр Лаеш район судында берничә дини китапны яклап чыгыш ясады, анда транспорт прокуратурасының “Сахих аль Бухари”ның, “Булюг аль Марам”ның, Әс-Сәгъди тәфсиренең 1нче томының рус теленә тәрҗемәләрен экстремистик материаллар дип тану турындагы дәгъвасын кабат карау башланды. Адвокатлар Камил хәзрәткә хәбәр иткәнчә, гәрчә моңа кадәр прокуратурада үткәрелгән экспертиза каршылыклар тудырмаса да, прокуратура үтенече буенча суд кабат психология-лингвистик-дини экспертиза билгеләгән. Адвокат Равил Тугушев шулай ук прокуратура Түбән Новгородта экспертиза уздыруны билгеләүне таләп итә һәм суд тарафыннан алдагы экспертизаны кире кагу сәбәпләрен нигезләнмәвен, ә яклаучы якның үз эксперт оешмасын тәкъдим итү мөмкинлегеннән мәхрүм калуын, шул рәвешле, якларның суд барышына кушылу принцибы бозылды, дип билгеләде. Шул ук вакытта Сәид-Мөхәммәд Чапанов искә төшергәнчә, агымдагы елның гыйнварында генераль прокуратура, ягъни транспорт прокуратурасыннан югарыда торган инстанция, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе Исмәгыйль хаҗи Бердиевның соравына җавап итеп, “Сахих аль Бохари” хәдисләр җыентыгын экстремистик дип санаудан баш тарткан. Моннан тыш, юристлар экспертиза үткәрүнең хакыйкатькә ярашлы булмавыннан зарлана, чөнки ул 1 ай эчендә үткәрелергә һәм ислам белеменә ия булмаган һәм гарәп булмаган христиан дин белгеченә тапшырылырган. Юристлар ассызыклаганча, эшне яңадан тикшерү турындагы карар кассацион суд инстанциясенең “Сахих аль Бухари” җыентыгын экстремистик әдәбият түгел дип тану турындагы карарын шик астына куя.

Камил хәзрәт юристларга мөселман әдәбиятын яклау буенча намуслы эшләре өчен рәхмәтен белдерде һәм аларга үгет-нәсыйхәтләрен бирде, шулай ук судта чыгыш ясау һәм аңлатмалы документлар төзү өчен берничә ислам белгечен тәкъдим итте. Моңа кадәр эксперт булып Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев чыгыш ясаган иде.

Очрашу барышында мөфти һәм юристлар шулай ук Россия мөселман дин белгечләре арасыннан эксперт оешмасы булдыру мәсьәләсен карады. Моңа кадәр берничә тапкыр Ислам китапларын нәшер итәр алдыннан дини экспертиза ясау буенча Россиякүләм эксперт шурасын оештыру тәкъдиме белән чыгыш ясаган Камил хәзрәт юристларга мондый башлангычны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре һәм проблемалары турында сөйләде. Моннан тыш, ул исламофобия карашларын максатчан таратучы һәм исламны бозып күрсәтүче интернет-ресурсларга мәгълүмати каршылык күрсәтү буенча яңа планнары белән уртаклашты.

Очрашуда сүз уңаеннан намаз бүлмәләрен ябу проблемалары һәм Коръәнне яндыру очраклары турында да фикер алыштылар.

Руслан Нагиев Россия Юристлары Милли ассоциациясенең барлык әгъзалары исеменнән Камил хәзрәткә суд инстанцияләрендә Ислам әдәбиятын яклау эшендә ярдәм иткәне өчен рәхмәтен белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана