Балтач районында зурлап Чишмә бәйрәме үтте

31 июль 2023 ел 13:12
Балтач районында зурлап Чишмә бәйрәме үтте

Мөхәррам аеның 11нче көнендә (29нчы июльдә) Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында Чишмә бәйрәме үткәрелде. Быел дүртенче тапкыр уздырылган бәйрәмдә дин әһелләре, авыл халкы, кайткан кунаклар катнашты. Әлеге чара табигатьнең матур урынында – Нурзидә чишмәсе янәшәсендә оештырылды. Бәйрәмне хөрмәтләп, авыл халкын тәбрикләргә, сәламләү һәм үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерергә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, эшмәкәрләр килде.

Авыл халкын тәбрикләп, чишмәләрне һәм сулыкларны кадерләп торуның әһәмияте, аның иң матур үрнәге биредә булуы хакында чыгышлар ясалды. Сәламләү чыгышларыннан соң мәйданда Сабантуй уеннары – чүлмәк вату, күз бәйләп әйбер кисү, чиләк белән су ташу, стаканга су ташу, капчык киеп йөгерү, таяк тарту, әтәч куып тоту, капчык сугышы, авыш колгага менү, кул көрәше һәм көрәш үткәрелде.

Әлеге чишмәнең тарихы Балтач районы өчен бик истәлекле. 2013нче елда аны Бөрбаш Сәрдегәне авылыннан Хөсәенов Габделнур казып чыгара һәм яңарта башлый. Алар төрлесе төрле тарафка карап агып ятучы 7 нәни генә чишмә була. Менә шуларның барысын бергә кушып, олы бер чишмә барлыкка килә. Ул 2017нче елларга тәмам яңартылып бетә. Исем сайлаганда Габделнур әфәнде чишмәгә әнисе хөрмәтенә Нурзидә исемен бирә. Нурзидә апа исә халкыбыз өчен ихтирамлы, игътибарлы, ярдәмчел уллар-кызлар үстерүче акъәби булып тора.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана