Нәзарәттә абыстайлар җыены үтте

02 август 2023 ел 14:57
Нәзарәттә абыстайлар җыены үтте

Бүген, Мөхәррам аеның 15нче көнендә (2нче августта), Татарстан мөфтиятендә “Абыстайлар җыены” дип исемләнгән беренче форум үтте. Әлеге форумга Татарстанның 35 районыннан мөслимәләр берлеге җитәкчеләре һәм Казанның барлык мәчетләреннән абыстайлар җыелды. Көн тәртибендә торган мәсьәләләр бик тә колачлы иде: биредә республика абыстайлары үз эшчәнлекләрендә төп юнәлешләрне билгеләп, нәтиҗәле эш алып бару өчен бергәләп фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга җыелды.

Абыстайлар җыенын “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Коръән укып ачып җибәрде. Аннары сәламләү сүзләре һәм үгет-нәсыйхәтләр белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул мөселман хатын-кызларының динебездә тоткан югары урынын билгеләп үтте: Пәйгамбәребезнең ﷺ тәһәҗҗүд намазлары укуы, тәһарәт-госел алуы, ашау рәвеше һ.б. хакында риваятьләр, хәдисләр аның хатыннары аркылы безгә килеп ирешкән, дип искә төшерде. Камил хәзрәт шулай ук хатын-кызлар арасында, шул исәптән татар мөслимәләре арасында да зур галимнәр булуын ассызыклады. Мисал өчен, Хәнәфи мәзһәбендәге иң зур китапларның берсе – “Фәтаваи Һиндия”не әтисе хөрмәтенә кызы язган. Тәкъвалык, тәртиплелек, әхлаклылык үрнәге булган төрле мисалларга тукталып, Камил хәзрәт хәзерге абыстайларга да олуг хатын-кызларның юлын, эшчәнлеген дәвам итүдә уңышлар теләде.

Дөрестән дә, үз чыгышында Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, хәзерге көндә абыстайларның эшчәнлеге турында сүз алып барганда, аларны Фатиха Аитова, Маһруй Галиева (Галимҗан Барудиның хатыны) юлын дәвам итүчеләр буларак бәяләде һәм XIX гасыр татар хатыннарында булган активлыктан калышмаска чакырды. Әйтергә кирәк, Татарстан мөхтәсибәтләрендә Мөслимәләр берлекләре 2005нче елдан эшләп килә. Шул вакыттан бирле халыкка дини гыйлем бирү, гаилә кыйммәтләрен, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау, балалар һәм яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә эш тәҗрибәсе формалашкан. Бүгенге җыелышта абыстайлар шушы һәм башка юнәлешләр буенча эшчәнлекне җәелдерү хакында киңәште.

Форумга нәтиҗә буларак, резолюция кабул ителде. Анда, аерым алганда, “Хәерле гаилә” дип аталган үзәкләр булдыру, республикада яшәүче татар-мөселман хатын-кызлары өчен милли кием җитештерүне дәвам итү, милли бәйрәмнәрдә, сабантуйда исерткечләр сатуны тыю буенча җитәкчеләргә мөрәҗәгатьләр юллау тәкъдимнәре бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана