"Мөхәммәдия"гә укырга керүче абитуриентларның татар телен белү дәрәҗәсе тикшерелә

04 август 2023 ел 12:04
"Мөхәммәдия"гә укырга керүче абитуриентларның татар телен белү дәрәҗәсе тикшерелә

Бүген, мөхәррәм аеның 17 нче көнендә (4 августта), «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә абитуриентлар өчен көндезге бүлеккә укырга керү сынауларының чираттагысын тапшыра – әңгәмә уза. Мәдрәсә мөгаллимнәре составындагы кабул итү комиссиясе 150 егет һәм 170 кыз белән әңгәмә кора: аларның ислам нигезләре, Коръән уку буенча белем-күнекмәләрен, шулай ук татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә. Әңгәмә һәм алдагы имтихан нәтиҗәләрен чыгарганнан соң, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең беренче курс шәкертләре исемлеге билгеле булачак. Беренче курска барлыгы 30 егет һәм 30 кыз кабул ителәчәк.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, абитуриентларның яртысы Татарстаннан булса, калганнары Россиянең төрле төбәкләреннән. Булачак шәкертләргә зур таләпләр куела: алар, документлар тапшырудан тыш, Коръән китабын оригиналдан (ягъни гарәп хәрефләре белән) укый белергә, җирле мәчеттән, мөхтәсибәттән яки мөфтияттән юнәлеш алып килергә тиеш. Мәдрәсәне тәмамлаучылар киләчәктә имам-хатыйблар, мөгаллим-мөгаллимәләр, тәрҗемәчеләр булып хезмәт итәчәк. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе Татарстанда дин әһелләре һәм дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләүче кадрлар үзәге булып тора. Аны тәмамлаучылар мәчетләрдә, мәгърифәт үзәкләрендә, мәчет каршындагы курсларда, дини идарәләрдә, мәгариф учреждениеләрендә эшли. 1990нчы еллардан алып бүгенге көндә кадәр “Мөхәммәдия”дә ике меңнән артык шәкерт белем алып чыкты.

Искәртеп узабыз, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә читтән торып уку бүлегенә документлар 5нче августка кадәр, кичке бүлеккә 8нче сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана