Татарстанда мәдрәсәләрне яңа уку елына әзерләү өчен беренче тапкыр үзәкләштерелгән иганә җыю бара

10 август 2023 ел 16:08
Татарстанда мәдрәсәләрне яңа уку елына әзерләү өчен беренче тапкыр үзәкләштерелгән иганә җыю бара

Татарстанның мөселман уку йортлары яңа уку елына актив рәвештә әзерләнә башлады: бу көннәрдә, финанс мөмкинлекләреннән чыгып, 8 мәдрәсә, РИИ һәм КИУ биналарында шәкертләр килешенә ремонт ясала, аудиторияләр һәм тулай тораклар тәртипкә китерелә, уку әдәбияты сатып алына. Быел беренче тапкыр Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында ислам уку йортларына ярдәм итү өчен үзәкләштерелгән акча җыю оештырылды. Моның өчен Татарстанның мөселман уку йортларына финанс ярдәме күрсәтү буенча  «Мәдрәсәгә игелек кыл – Сделай добро для медресе»  онлайн-хезмәт эшләнде. Әлеге сервиста берникадәр күләмдә акча җыела башлады инде. Хәйрия акчалары мәдрәсәләрнең матди тәэмин ителешенә, мөгаллимнәр һәм шәкертләр файдасына, кирәкле әдәбият, биналарны төзекләндерү, ашатуны оештыруга юнәлтеләчәк.

Теләгән һәркем Татарстанның мөселман уку йортларына матди яктан ярдәм итә ала. Моның өчен  “Зәкят” хәйрия фонды сайтында «Мәдрәсәгә игелек кыл – Сделай добро для медресе»  бүлегендә аларның берсен сайлап алып, аның үсеше өчен сәдака җибәрергә була. Акчаны шулай ук 2202 2023 1170 3866 санлы бердәм Саклык банкы картасына (Ильнар Равилевич -  Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәре) мәдрәсәнең исемен күрсәтеп салырга мөмкин.

1917 елгы революциягә кадәр татар өммәтендә мөселман уку йортларына актив рәвештә ярдәм күрсәтелгән. Меценатлар, мәдрәсәләрне үз канаты астына алып, аларга даими нигездә мәгърифәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыруда һәм татар милләте ихтыяҗлары өчен кадрлар әзерләүдә булышлык итә. Татарстанның мөселман уку йортлары дин белгечләрен бөтен Россиянең мөселман җәмәгатьчелеге өчен әзерли: биредә татар, рус һәм гарәп телле имамнарны һәм мөгаллимнәрне, мөселман, иҗтимагый, дәүләт оешмалары, дөньяви һәм дини уку йортлары өчен кадрларны укыталар.

 «Мәдрәсәгә игелек кыл – Сделай добро для медресе» проектында республикадагы 8 мәдрәсә, РИИ һәм КИУ катнаша.

Остазлар һәм шәкертләргә сәдака бирү аеруча саваплы гамәлләргә керә, чөнки Аллаһы юлында гыйлем алу һәркем өчен фарыз булып тора, ә аны тарату һәм укыту Кыямәт көнендә олы дәрәҗәдә әҗерләргә лаек итә. Әбу Хөрәйрадан китерелгән хәдистә болай дип әйтелә: «Кеше үлгәч, өч нәрсәдән башка, аның барлык эшләре туктатыла: сәдака җәрия (хәер, иганә һәм кешенең башка игелекле эшләре, һәм кешеләргә файда китерүне дәвам итүче гамәлләр, мәсәлән, ул утырткан агач, төзелгән күпер, мәчет яки башка гомуми файдаланудагы бина, ул салган юл һ. б.); кешеләр куллана торган файдалы белемнәр; аның өчен Аллаһка догалар белән мөрәҗәгать итүче иманлы угыл». 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана