ITS халыкара биржасы РИИ һәм Нәзарәт методикасы буенча беренче ислам индексын эшләтеп җибәрде

10 август 2023 ел 16:26
ITS халыкара биржасы РИИ һәм Нәзарәт методикасы буенча беренче ислам индексын эшләтеп җибәрде

Бүген ITS Халыкара сәүдә мәйданчыгы ITS Shariah Index фонд индексының беренче күрсәткечләрен бастыра башлады. Бу хакта  kapital.kz сайты хәбәр итә.

ITS Shariah Index (ITSS) шәригать таләпләренә туры килгән һәм ITS-ка мөрәҗәгать иткән 30 зур компания акцияләрен үз эченә ала. Индекс Sahih Invest Татарстан компаниясе тарафыннан Россия ислам институтында эшләнгән һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан AAOIFI Һәм DFM стандартларына туры китереп аккредитацияләнгән методология нигезендә булдырылган. Татарстанның Sahih Invest компаниясе ITSның кыйммәтле кәгазьләренең шәригатькә туры килү-килмәвен тикшерә һәм барлык рөхсәт статусларын гадәти вакыт режимында API аша тапшыра. Бу теләсә нинди финанс учреждениесе белән өзлексез эшләүне һәм керешүне тәэмин итә, ислам инвестиция продуктларын шәригать нормалары буенча эшләтеп җибәрүгә мөмкинлек бирә.

ITS Shariah Index индексының беренче унлыгына Tesla, Visa, Exxon Mobil, Amazon, Johnson & Johnson, The Procter & Gamble, Chevron, Merck & Co, Adobe һәм Salesforce, Cisco кебек зур халыкара компанияләрнең кыйммәтле кәгазьләре керә.

ITS Shariah Index тармак күрсәткече буенча да, анда тәкъдим ителгән зур халыкара компанияләр тупланышы буенча да диверсификацияләнгән: индекс структурасында беренче унлыкка кергән кыйммәтле кәгазьләр өлеше — 40% , беренче «егермелеккә» кергән кыйммәтле кәгазьләр өлеше 60% тәшкил итә, ә һәр эмитентка концентрация лимиты 10% белән чикләнә.

ITS индексны исәпләү базасын яңадан карап чыгачак һәм аны айга бер тапкыр 4 се көнне баланслаячак. Индекс күрсәткечләре 11:00 сәгатьтән 03:00 сәгатькә кадәр (Астана вакыты белән) яңартылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана