Лаеш районы Нурминкә авылында “Чишмә” бушлай су алу урыны ачылды

14 август 2023 ел 11:29
Лаеш районы Нурминкә авылында “Чишмә” бушлай су алу урыны ачылды

Мөхәррам аеның 25нче көнендә (12нче августта) Лаеш районы Нурминкә авылында мәчет ишегалдында “Чишмә” бушлай су алу урыны ачылды. Әлеге проектны Лаеш якташлык җәмгыяте эшмәкәрләр белән бергәлектә тормышка ашырды.

Тантаналы чарада “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, проект авторы, Лаеш якташлыгы җитәкчесе Азат Гайнетдинов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.  

Социаль проектның максаты – авыл халкын эчәргә яраклы су белән бушлай тәэмин итү. Аны һәр кеше тутырып алып китә ала. “Чишмә” проекты – суны чистартучы кыйммәтле фильтрлар куеп скважина бораулау, су алу урыннарын төзекләндерү һәм матурлау.

Лаеш районында бу сигезенче чишмә: калган чыганаклар Усад, Сокуры һәм Габиш, Имәнкискә, Столбище һәм башка авылларда урнашкан.

Аллаһ йорты янында урнашкан чыганакны мәчет хезмәткәрләре карап тора. Су һәрвакыт җылы, ул 22:00-гә кадәр эшли. Бирегә килүчеләр Нәзарәтнең “Хозур ТВ” каналы тарафыннан әзерләнгән видеоязмаларны – хәзрәтләрнең үгет-нәсыйхәтләрен тыңлый ала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана