Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак

17 август 2023 ел 10:04
Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак

2023 елның 16 сентябрендә Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Быелгы фестиваль Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап үткәреләчәк.

Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора.

Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.

Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Ярыш ике номинациядә узачак: “Соло” һәм “Ансамбльләр”. Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солистка һәм ансамбльгә конкурста катнашу хакында сертификатлар биреләчәк.

“Милли моң” мөнәҗәтләр фестивале 2023 елның 16 сентябрендә иртәнге сәгать 09.30-да Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3 нче йорт. Узган елны мөнәҗәт фестивале 200 дән артык сәләтле башкаручыны җыйган иде.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2023 елның 10 сентябренә кадәр Бөгелмә шәһәре, Кызыл бистә урамы, 68 йорт адресы буенча һәм bugulma-muhtasibat@mail.ru һәм tatar.sentre@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Барлык сораулар буенча 8 (85594) 4-16-98, 89397361461 телефоннары буенча элемтәгә керергә мөмкин.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана