Татарстан мөфтие һәм икътисад министры Нәзарәттә Ислам банкингы буенча экспериментны гамәлгә ашыру планы турында фикер алышты

23 август 2023 ел 11:53
Татарстан мөфтие һәм икътисад министры Нәзарәттә Ислам банкингы буенча экспериментны гамәлгә ашыру планы турында фикер алышты

Бүген, Сафәр аеның 7 нче көнендә (23 август), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов булды. Министрны һәм аның ярдәмчесе Ислам Шәрифуллинны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, РИИ проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев каршы алды.

Очрашу ислам банкингы буенча экспериментны гамәлгә ашыру өчен чаралар планы темасына багышланган иде. Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 1 сентябреннән 2025 елның 1 сентябренә кадәр Россия Федерациясендә Дагыстан, Чечня, Башкортостан һәм Татарстан территориясендә ислам банкингын кертү буенча эксперимент үткәрү турында законга кул куйды. Җитәкчеләр Татарстанның бу өлкәдәге мөмкинлекләре һәм потенциалы, шулай ук экспериментны уңышлы үткәрү өчен хәл итәргә кирәк булган актуаль проблемалар, шул исәптән төрле институтларның үзара эш итү механизмнары, кадрлар әзерләү һ. б. турында фикер алышты.

Беренче чиратта Мидхәт Рәфкать улы Татарстан мөфтиятенең бу эштә арадашчы буларак мөһим ролен ассызыклады һәм Татарстандагы барлык ислам финанс продуктлары республика мөфтиятенең шәригать хуплавын алырга тиешлеген билгеләп үтте. Ул шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам финанслары өлкәсендәге гамәли казанышларын югары бәяләде. Камил хәзрәт аңа эшләнгән 8 банк продукты һәм Татарстанның Россиядә ислам банкингын кертүдә кадрлар ягыннан уңышлы дәрәҗәдә әзер булуы турында сөйләде. Мөфти министрның игътибарын Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасының Россиядә ислам финанслары буенча төп эксперт органы булуына һәм Чечня, Дагыстан һәм Башкортостан белгечләре белән тыгыз профессиональ элемтәдә булуына юнәлтте. Хәзрәт искәрткәнчә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте системасында AAOIFI сертификатын алган 8 белгеч эшли. AAOIFI ул — ислам финанс учреждениеләре өчен бухгалтерлык исәбен, аудитны, идарә итү, этика һәм шәригать стандартларын үстерү оешмасы (Бәһрәйн шәһәре). Моннан тыш, РИИда Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге эшли, шулай ук финанс белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары үткәрелә.

Министр үз чиратында шулай ук киң җәмәгатьчелеккә ислам финанслары буенча кабул ителгән законның һәм экспериментның мөһимлеге, гади гражданнарга нинди файда китерүе турында җиткерү кирәклегенә һәм  халыкның хәләл банкинг өлкәсендә финанс грамоталылыгын арттыруга басым ясады. 

Җитәкчеләр алга таба хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр белән алмашты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана