Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды «Мөхәммәдия» шәкертләренә 200 литр бал тапшырды

23 август 2023 ел 15:45
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды «Мөхәммәдия» шәкертләренә 200 литр бал тапшырды

Бүген, Сафәр аеның 7 нче көнендә (23 август), ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Мөхәммәдия» шәкертләренә 200 литр бал тапшырды. Күчтәнәч Татарстан районнарының берсендә гомер итүче битараф булмаган кеше тарафыннан әзерләнде һәм гошер сәдакасы буларак бирелде. Шәкертләр «Зәкят» хәйрия фондына шундый зур бүләк өчен рәхмәт әйтте. 

Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267-нче аятендә әйтелә: “И иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез...” Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә, уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк. Гошер зәкятнең бер өлеше булып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана