Чаллыда “Нур-Ихлас” мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр

24 август 2023 ел 15:41
Чаллыда “Нур-Ихлас” мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Бүген, сафәр аеның 8нче көнендә (24нче августта), Чаллы шәһәрендә зурлап “Нур-Ихлас” мәчете мәхәлләсе оешуның 30 еллык юбилее билгеләп үтелде. Биредә шулай ук тагын бер истәлекле вакыйга – мәчет янында сафка баскан Мәгърифәт үзәген тәкъдим итү чарасы узды. Әлеге чараларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, күпләгән имам-мөхтәсибләр, хөрмәтле Чаллы хәзрәтләре, аксакаллар, имамнар, мәхәллә халкы, әлеге мәчет төзелешенә өлеш керткән фидакарь затлар катнашты. 

Юбилей чарасы Коръән аятьләре уку һәм Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның котлавы белән башланып китте. Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов шулай ук шәһәр башлыгы Наил Гамбәр улы Мәһдиев исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мәчет юбилеена җыелучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде, ул үз чыгышында җәмгыятьтә ислам дине кыйммәтләрен үстерүдә мәчетләрнең, аерым алганда, “Нур-Ихлас” мәхәлләсенең әһәмиятен билгеләп үтте. Алга таба Мөфти Коръәнне өйрәнү кирәклегенә басым ясады: “Үзебезгә бер сорау бирергә кирәк: Коръән белән яшибезме соң? Коръән безнең тормышыбызда нинди урын ала? Күпме укыйбыз без? Һәр мөселман, иң ким дигәндә, аны тулысы белән елына ике тапкыр укып чыгарга тиеш. Чөнки Пәйгамбәребезﷺ соңгы рамазанда Җәбраил галәйһиссәләм белән берлектә ике тапкыр укып чыккан Коръәнне...”  

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Мәчетне дә, мәдрәсәне дә, акчаң булса, төзеп куярга була, әмма кешеләр күңеленә мәчет салу авыррак, аны бернинди акча белән дә кертеп булмый. Яңа ачылган мәдрәсә кешеләрнең күңеленә мәчет салуга хезмәт итсен иде”, – дигән теләкләрен ирештерде.  

Мәчет мәхәлләсе 1993нче елның мартында шәһәрнең 48нче бистәсендә оеша. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Нур-Ихлас” мәчете бүгенге көнгә кадәр мөхтәсибәт һәм шәһәрнең җәмигъ мәчете ролен дә үтәп килде. 

Бүгенге юбилей чарасында Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин “Нур-Ихлас” мәчете төзелешендә катнашкан иганәчеләргә, мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Үзләренең ихлас хезмәтләре белән ислам динен үстерүгә, мәхәллә тормышына зур өлеш керткән шәхесләргә Татарстан мөфтиятенең 30 еллыгы медальләре, мөфтиятнең рәхмәт хатлары һәм башка истәлекле бүләкләр бирелде.

Аннары чарага җыелган кунаклар “Нур-Ихлас” мәчете янында урнашкан Дини-мәгърифәт үзәге эшчәнлеге белән танышты. Ул Ринат Глюм улы Җәләлов һәм аның гаиләсе күрсәткән зур ярдәм нәтиҗәсендә төзелгән. Хәзерге вакытта ике катлы Мәгърифәт үзәге бинасында мәчет каршындагы курслар алып барыла, балалар өчен төрле чаралар оештырыла, мөселман товарлары кибетләре эшли. Бинада уку сыйныфлары заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган, интерактив такталар куелган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана