Азнакай шәһәрендә яңа мәчет ачылды

25 август 2023 ел 11:13
Азнакай шәһәрендә яңа мәчет ачылды

Сафәр аеның 7нче көнендә Азнакай шәһәре Яңа юл микрорайонында яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Әлеге рәсми ачылыш тантанасында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин, Азнакай шәһәре һәм районы хәзрәтләре, эшмәкәрләр, бистә халкы катнашты. Мәчетнең исеме төзүчеләр хөрмәтенә “Рәшат-Физикать” мәчете дип аталды. Аны төзүдә Рәшат абый белән Раушания апа Кариевлар, Физикать Шакиров үзенең зур өлешен керткән. Мәчет Азнакай шәһәре ТАССРның 100 еллыгы урамы, 49нчы йорт адресы буенча урнашкан.

Җыелган халыкны сәламләп, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән тантанада катнашучыларга нәсыйхәт сүзләрен аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров ирештерде, ул рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда мәчетләрнең зур вазифа башкаруын билгеләп, мәчет салуның фазыйләтләрен искә төшереп узды: “Пәйгамбәребез ﷺ иң хәерле урыннар булып мәчет торыр дигән. Кем дә кем ошбу дөньяда мәчет төзесә, Раббысы Аллаһ аңа җәнәттә дә йортларын корыр. Һәммәбезгә шул йортлар белән сөенергә насыйп булса иде”. Аннары Равил хәзрәт мәчет төзелешендә хезмәт куючыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

“Рәшат-Физикать” мәчетенә беренче нигез ташы 2021нче елның 8нче июнендә салынды. Мәчетне төзүгә Рәшат һәм Раушания Кариевлар теләк белдереп, ул аларның башлангычы белән төзелде. Төзелеш өчен җаваплылыкны үз өстенә һөнәре буенча төзүче Физикать Шакиров алды.

Мәчетнең нигезе блоклар белән, ә бинасы агач бурадан төзелде. Ир-атлар өчен намаз уку урыны беренче катта булса, балконда хатын-кызлар өчен намаз уку урыны эшләнгән. Мәчет 110 кеше сыйдырышлы. Проект буенча тәһарәтханә мәчет эчендә түгел, ул аерым бинада төзеләчәк – ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен махсус бүлмәләр булачак. Яңа мәчетнең подвал өлешендә 60 кеше сыйдырышлы ашханә һәм барлык уңайлыклары, җиһазлары булган кухня бар. Якын киләчәктә ишегалдын төзекләндерү, балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру ниятләнә. Яңа мәчет мөхтәсибәттә 52нче булып теркәлде. Мәчеткә имам итеп Физикать хәзрәт Шакиров билгеләнде, ул Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсен тәмамлаган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана