Республика клиник хастаханәсендә икенче намаз уку бүлмәсе ачылды

25 август 2023 ел 12:10
Республика клиник хастаханәсендә икенче намаз уку бүлмәсе ачылды

Бүген, Сафәр аеның 9 нчы көнендә (25 августта) Республика клиник хастаханәсендә намаз бүлмәсен рәсми рәвештә ачу тантанасы үтте. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, хастаханәнең медицина хезмәткәрләре катнашты. Җитәкчеләр иң беренче чиратта намаз уку бүлмәсен карады, аңа булган ихтыяҗ һәм аннан файдалану турында фикер алыштылар, аннан соң монда беренче намаз укыдылар. 

Намаз уку бүлмәсе РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тырышлыгы белән Республика клиник хастаханәсе авырулары үтенече буенча оештырылды. Бүлмә Республика клиник хастаханәсе поликлиникасының В корпусында 3 катта уң якта урын алды. Намаз бүлмәсенең мәйданы – 15 кв.метр, анда 7-8 кеше гыйбадәт кыла ала. Тәһарәтханәсе бар, михраб куелган, келәм җәелгән. Намаз укырга керүчеләргә намазлыклар, Коръәннәр бар. Авыруларга уңайлы булсын өчен, намаз бүлмәсеннән арырак комган куелган бәдрәф эшли. Намаз бүлмәсенә кергән урында диварда бүлмәдән файдалану тәртипләре аңлатылган махсус такта эленгән. 

Поликлиникага көненә – 600дән, ә хастаханәгә 1000нән артык кеше мөрәҗәгать итә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бу – Республика клиник хастаханәсендә ачылган намаз бүлмәсенең икенчесе. 

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм тантанада катнашучы башка затлар намаз уку бүлмәсе ачылудан бик канәгать калды. Хәзрәт әлеге бүлмә ачылуга сәбәпче булган ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына, Республика клиник хастаханәсенә һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә рәхмәт белдерде. 

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев намаз уку бүлмәсенең, авырулар мөрәҗәгать иткәннән соң, бер ай эчендә оештырылуын билгеләп үтте. Ярдәмгә һәм консультацияләргә мохтаҗ авырулар көн дәвамында поликлиникада була. “Намаз уку бүлмәсеннән авырулар гына түгел, хезмәткәрләр дә файдалана ала. Алга таба бу барлык кешеләргә үзләрен уңайлы хис итәргә һәм медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк”, – диде ул, намаз уку бүлмәсен оештыру эшендә Камил хәзрәтнең һәм мөселман эшкуарларының тоткан урынын билгеләп үтеп. Баш табиб шушы проектны тормышка ашырганнан – намаз уку бүлмәсе ачканнан соң – поликлиника ямьләнеп киткән. 

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, үз чиратында, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиевка намаз бүлмәсе булдыру фикерен хуплаганы өчен рәхмәтен белдерде. “Җәмәгать урыннарында, сәүдә үзәкләрендә, республика хастаханәләрендә мондый гыйбадәт бүлмәләрен ачуны дәвам иттерәчәкбез”, – диде ул.

Табиб-невропатолог, Республика клиник хастаханәсенең мобиль поликлиникасы җитәкчесе Илфак Ярмиев хәбәр иткәнчә, медицина персоналы һәм авырулар арасында намаз укучы мөселманнар күп. Хәзер аларга намаз уку һәм тәһарәт алу өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Татарстан мөфтие журналистлар белән әңгәмә барышында 2016нче елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан яңгыраган “Хәләл лайф стайл” концепциясенең мәгънәсен искә төшерде, республикада яшәүче төрле дин вәкилләренең ихтыяҗларыен канәгатьләндерергә һәм мөмкинлекләр бирергә кирәк булуы хакында белдерде. “Без Татарстанда дин тотучыларның күп булуын беләбез. Хастаханәләргә башка дин вәкилләре генә түгел, мөселманнар да йөри. Әлбәттә, аларның да гыйбадәт кылу мөмкинлеге булырга тиеш”, – диде мөфти.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җәмәгать урыннарында намаз уку бүлмәләрен 2020 елдан бирле ачып килә. 2020 елның ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән очрашу вакытында РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәновның сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрен ачу тәкъдимен хуплады. Бүгенге көндә Ассоциация көче белән сәүдә үзәкләрендә 9 бүлмә булдырылды. Алар Казанда –  “Казан молл”, “Мега”, “Сувар плаза”, “Порт”, “Караван”, “Горки парк”, “Тандем” сәүдә-күңел ачу комплексларында, “Үзәк универмаг”та, Түбән Камада “Рамус” сәүдә үзәгендә, шулай ук Республика балалар клиник хастаханәсендә һәм Республика клиник хастаханәсендә эшли. 

Моннан тыш, 1 июньдә – Казан шәһәрендә Халыкара балаларны яклау көне кысаларында Республика балалар клиник хастаханәсе җирлегендә тантаналы рәвештә “Тыныч бакча” рухи үзәк комплексы төзелеше башлап җибәрелде. “Тыныч бакча” рухи үзәге ике бинадан – “Әбүгалисина” мәчетеннән һәм православ чиркәүдән торачак. Йөз квадрат метрлы “Әбүгалисина” мәчете бер катлы, балконлы, берьюлы 60-70 кеше сыйдырышлы булачак, шул бинада барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә дә урын алачак. Мәчет шулай ук РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе башлангычы белән төзелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана