Мөфти Мәскәүдә конференциядә: “Россия халыкларының милли-дини традицияләрен ныгытырга кирәк”

28 август 2023 ел 14:09
Мөфти Мәскәүдә конференциядә: “Россия халыкларының милли-дини традицияләрен ныгытырга кирәк”

Бүген, Сафәр аеның 12 нче көнендә (28 август), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Мәскәүгә эшлекле сәфәр кылды. Биредә “Традицион кыйммәтләрне саклау мәсьәләләре” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә мөфтиләр һәм Россиянең үзәкләштерелгән мөселман дини оешмалары җитәкчеләре катнашты, РФ Президенты Администрациясенең вазыйфаи затлары, Федерация Советы әгъзалары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, һ.б. катнашты. Чараны Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге катнашында һәм Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды теләктәшлегендә “Халыкара ислам миссиясе” Үзәкләштерелгән дини оешма оештырды.

Көн тәртибенә Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 9 ноябрендә имзаланган “Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында” 809 нчы Указын гамәлгә ашыру; шулай ук Россия гражданнарын традицион кыйммәтләрне яклау нигезендә берләштерү юллары; деструктив идеологиягә һәм массакүләм мәдәнияткә каршы тору ысулларын эшләү һәм заманча мәгълүмат киңлегендә традицион кыйммәтләрне тарату мәсьәләләре турында фикер алышу чыгарылды. 

Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән укуы белән ачылды. Аннары махсус хәрби операция зонасында һәлак булган сугышчыларны искә алып, алар өчен дога кылды. Шуннан соң конференциядә катнашучыларның чыгышлары башланып китте. Чыгыш ясаучылар арасында “Халыкара ислам миссиясе” рәисе Шәфигъ хаҗи Пшихачев, Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов һ.б. бар иде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да доклад белән чыкты.

– Соңгы вакытта без исламга каршы коткы салуларны күп күрдек, – дип билгеләп үтте ул. – Без Коръән мүсхәфләрен яндыру акцияләре турында еш ишетә башладык, хәзер моңа хәтта гаҗәпләнмибез дә инде. Бу мөселман җәмәгатьчелеген мыскыллауларның никадәр еракка китәргә мөмкинлеген һәм үтәргә ярамаган чикнең кайда икәнлеген аңлар өчен кирәк кебек тоела. Шул ук рәвештә җәмгыятьтә традицион кыйммәтләргә, беренче чиратта гаилә кыйммәтләренә каршы идеяләр да алга сөрелә. Бу «чир»нең Россиягә үтеп кермәве мөһим. Безнең ил, чыннан да, традицион гомумкешелек кыйммәтләре өчен көрәшүне үз өстенә алды һәм хәзер аларга игълан ителгән каршылыкларны ничек җиңәргә икәнен аңларга кирәк.

Камил хәзрәт моның өчен Россия халыкларының милли-дини традицияләрен ныгытырга кирәклеген әйтте: “Без күпмилләтле һәм күп динле илдә яшибез. Һәр милләтнең үз традицияләре һәм мәдәнияте бар. Әмма традицион диннәрдә булган кыйммәтләр барлык халыклар өчен дә уртак. Бер Аллаһка чакырган диннәр үз өммәтен әхлаклы булырга һәм барлык кешеләрнең дә, милләтенә карамастан, бер уртак атасы Адәм галәйхи сәләм икәнлегенә өйрәтә. Безнең илдә яшәүче халыкларның традицияләре уртак тамырларга ия һәм барысы да сафлыкны, тыйнаклыкны, игелекне данлый. Шуңа күрә Россия халыклары үзләренең милли-дини үзенчәлекләрен саклап калу өстендә эшләсә, бу Россия бөтенлегенә бернинди дә куркыныч тудырмый. Киресенчә, гражданнарда Ватан – дошманнардан һәм чит-ят күренешләр үтеп керүдән сакланырга тиешле туган йорт белән бәйле төшенчә, дип аңлауны шулай гына формалаштырырга мөмкин”. Мөфти аңлатканча, намаз бүлмәләрен ябу, хиҗаб һәм дини әдәбиятны тыю һ.б. Россия җәмгыяте өчен кабул ителгән норма түгел һәм тәнкыйтьләнә торган очракларга керә, әмма алар диннәр арасындагы үзара аңлашуны какшата һәм шуның белән гражданнарда Ватанга мәхәббәт тәрбияләүне кыенлаштыра. “Бөтен кеше дә бертөрле булу мөмкин түгел. Әгәр Аллаһы Тәгалә теләсә, безне шундый итеп яралтыр иде. Ләкин Ул халыкларны төрле итеп яратты”, – дип йомгаклады мцфти.

Конференция нәтиҗәләре буенча мөфтиләрнең РФ Президенты В.В. Путинга һәм Бөтендөнья мөселман өммәтенә мөрәҗәгатьләре эшләнде. Алар җыенда катнашучыларның барлык тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен керткәннән соң бастырылачак. Моннан тыш, җыенда катнашучыларның күтәрелгән сорауларга карата позициясен чагылдырган резолюция кабул ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана