Мөфти ислам финансларына шәригать күзәтчелеге турында: “Без мөселман җәмәгатьчелеге алдында зур җаваплылык тотабыз”

29 август 2023 ел 14:51
Мөфти ислам финансларына шәригать күзәтчелеге турында: “Без мөселман җәмәгатьчелеге алдында зур җаваплылык тотабыз”

Бүген, сафәр аеның 13нче көнендә (29нчы августта), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Татарстан Республикасының партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыруда катнашуы турында” брифинг узды. Журналистлар белән очрашуда Татарстан мөфтие, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин катнашты.

Брифинг Россиядә 2023нче елның 1нче сентябреннән 2025нче елның 1нче сентябренә кадәр Дагыстан, Чечня, Башкортстан һәм Татарстан җирлекләрендә ислам банкингын кертү буенча эксперимент үткәрү турындагы канунның үз көченә керүе алдыннан узды. Катнашучылар журналистларга бу өлкәдә Татарстанның мөмкинлекләре, шулай ук экспериментны уңышлы уздыру өчен чишелеш таләп итә торган актуаль проблемалар, шул исәптән төрле институтларның үзара хезмәттәшлеге механизмнары, кадрлар әзерләү һ.б. турында сөйләделәр.

Министр Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасында эксперимент үткәрү үзенчәлекләре белән уртаклашып, аны гамәлгә ашыруда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ролен ассызыклады. “Бүген ислам финанславын популярлаштыру һәм мәгълүмат таратуда ихтыяҗ бар. Республикада без бу мәсьәләдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән тыгыз элемтәдә торабыз. Дини оешмалар – партнерлык финанслары тематикасы буенча иң мөһим каналларның берсе”, – дип ассызыклады ул. Татарстан вице-премьеры шулай ук халыкның финанс белемен күтәрүнең һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. “Халыкның финанс белемен күтәрү, югары квалификацияле кадрлар әзерләү экспериментның гаделлеген тәэмин итү һәм намуссыз катнашучыларны ачыклау өчен дә мөһим. Әлеге мәсьәлә эксперимент кысаларында Россия банкы һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан күзәтеләчәк”, – дип әйтте ул.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, үз чиратында, журналистларга Татарстан мөфтиятенең ислам финанслары өлкәсендәге тәҗрибәсе һәм Татарстанның бу өлкәдә гамәли казанышлары турында сөйләде. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам финанслары юнәлешендәге экспериментка кадәр үк активлык күрсәтүен һәм Татарстанның ислам акчалары белән эшли белүенә ышандырды. “Безнең портфолиода “Амаль” финас йорты, Ак барс банкы, Ак Барс Капитал, Мир бизнес банк, Иджара Лизинг һәм Нур Финанс кебек финанс оешмалары белән уртак продуктлар бар”, – дип санап чыкты хәзрәт һәм аеруча хәләл финанс продуктларының шәригать контроле мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте:
– Аңлашыла ки, закон үз көченә керү белән базарда хәләл банк продуктлары турындагы тәкъдимнәр белән тагын да күбрәк оешмалар барлыкка киләчәк, – диде Камил хәзрәт. – Һәм монда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең позициясе шундый ки, финанс продуктының хәләллеге турында ислам хокукы һәм икътисадының компетентлы белгечләре тарафыннан әзерләнгән һәм хупланган очракта һәм алга таба аны гамәлгә ашыруның шәригать контроле шартлары булганда гына сөйләргә мөмкин. Ислам финансларында хәләл стандартларга туры килү өчен уңай абруйга һәм тиешенчә компетенцияләргә ия ышанычлы дини оешмалар җаваплы булырга тиеш. Бездә сертификацияләүче һәм контрольдә тотучы шундый орган булып Голәмәләр шурасы тора. Бездә хәләллекне, финанс продуктларының рөхсәт ителүен раслаганда, шәригать экспертлары һәр продуктның алга таба сатылуын күзәтәләр. Ягъни бу —  ислам продуктын бер тапкыр сертификацияләү һәм эшләү генә түгел, ә даими аудит һәм мөфтият ягыннан күзәтчелек итү дә. Без мөселман җәмәгатьчелеге алдында дини яктан зур җаваплылык тотабыз.

Камил хәзрәт шулай ук билгеләп үткәнчә, ислам финансларында банкирның намуслы булуы гына түгел, шәригать экспертларының җаваплылыгы да мөһим. Шуңа күрә продуктны хуплаганнан соң, Татарстан мөфтияте тарафыннан оешмага продуктка тышкы аудит ясаучы даими шәригать контроле җибәрелә. Шул рәвешле, мөфтият хәләл банк продуктларын саткан өчен мөселман җәмәгатьчелеге алдында банк җаваплылыгын аерып тора.

Аннары мөфти Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең кадрлар әзерләү казанышларына күчте, 2019нчы елда KazanSummit кырларында (хәзер ул Kazanforum халыкара икътисадый форумы дип атала һәм федераль статуста үткәрелә), Казанда РИИ базасында Россиядә бердәнбер АAOIFI имтихан бирү үзәген булдыру турында килешү имзаланды. Килешү Ислам финанслары буенча имтиханны чит илгә чыкмыйча бирү мөмкинлеген күздә тота. Димәк, ул ислам финанслары өлкәсендә Россия Федерациясе территориясендә дә экспертлар әзерләү мөмкинлеген бирә. Россиядә AAOIFI сертификатын алган 10 белгеч бар, ә шуның сигезе – татарстанлылар (РИИда әзерләнеп Нәзарәт системасында 5 белгеч эшли). AAOIFI ул – ислам финанс учреждениеләре өчен бухгалтерлык исәбен, аудитны, идарә итү, этика һәм шәригать стандартларын үстерү оешмасы (Бәһрәйн шәһәре). 

Моннан тыш, 2008нче елда Россия ислам институты базасында Ислам Үсеш банкы (Согуд Гарәбстаны Корольлеге) һәм Куала-Лумпур Бизнес-мәктәбе (Малайзия) белән берлектә Россия ислам Икътисад һәм финанс үзәге төзелде. Шулай итеп, Татарстанда квалификацияле кадрлар кытлыгын хәл итүгә юнәлтелгән белем бирү эшчәнлеге алып барыла. 

Нәтиҗәдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге һәм Россия ислам институты каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге белгечләре Ислам нормалары буенча финанс продуктларын нульдән эшләү, финанс компаниясе эшчәнлеген тикшерү, Ислам нормалары һәм РФ законнары нигезендә шартнамәләр төзү, шулай ук киләчәктә эшләп чыгарылган продуктны сату һәм аны контрольдә тоту өчен барлык кирәкле компетенцияләргә һәм тәҗрибәгә ия.

Мөфти ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең конкрет нәтиҗәләренә дә тукталып: “Татарстанда бүгенге көндә мөфтият мөселманнарның төп финанс ихтыяҗларын каплый ала. Мәсәлән, республикада хәләл кыйммәтле кәгазьләр, ипотека, дебет картасы, автомобиль һәм көнкүреш техникасы сатып алу өчен мурабаха һәм иҗар стандартлары буенча рассрочка тәкъдим ителә, шулай ук Россия компанияләре акцияләрен шәригать нормаларына туры килү-килмәвен скрининглау өчен Sahih Invest мобиль кушымтасы эшләнде. Бу продуктларның төп уңышы – алар банкирлар һәм дин белгечләренең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килде”, - диде ул. 

Үз чыгышын йомгаклап, Камил хәзрәт ислам финанслары мөселман җәмәгатьчелеге өчен генә түгел, ә мөселман булмаган яки үзләрен ниндидер дин белән бәйләп карамаган гражданнар өчен дә кызыклы булыр дип билгеләп үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана