Мөфти II Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар сессиясендә катнашты

29 август 2023 ел 17:48
Мөфти II Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар сессиясендә катнашты

Бүген, сафәр аеның 13нче көнендә (29нчы августта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан Ратушасында узган II Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар сессиясендә катнашты.

Ул утырышны Коръәннән аятьләр укып ачып җибәрде.

Җыелышның төп темасы булып балалар һәм яшьләрне тәрбияләүдә традицион кыйммәтләрнең роле тора. “Дөнья тотрыксызлык чорына кергәндә, әлеге тема аеруча актуаль”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук искәрткәнчә: узган ел – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгында – Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы статусын алды. Мондый статус беренче тапкыр Ислам хезмәттәшлеге оешмасының күзәтүче иленә бирелде.

Рөстәм Миңнехановтан тыш, пленар утырышта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Яшьләр форумы президенты Таха Айхан, Бөтендөнья ислам оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры (ИСЕСКО) Сәлим бин Мөхәммәд Әлмәлик, Росмолодежь җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов, “Движение первых” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсе рәисе Григорий Гуров һ.б. бар иде.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана