Мөслим мөхтәсибәтендә “Киемгә икенче тормыш” марафоны үткәрелде

31 август 2023 ел 14:05
Мөслим мөхтәсибәтендә “Киемгә икенче тормыш” марафоны үткәрелде

Мөслим мөхтәсибәте һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге тарафыннан “Киемгә икенче тормыш” акциясе үткәрелде.

Халыктан кием-салым, тормыш-көнкүреш өчен кирәкле әйберләр җыеп, мохтаҗларга таратылды. Май аенда булган чарада 258 кеше катнашып, киң күңелле мөслимлеләр китергән 7870 данәдә кием-салым, уенчыклар, йорт җиһазлары таратылса, 16нчы августтан 20сенә чаклы барган “Мәктәпкә әзерлек ярминкәсе”ндә 302 кеше катнашып, 8000нән артык данәдә формалар, мәктәп кирәк-яраклары, сабый балалалардан алып өлкән яшьтәгеләр өчен өс-баш, аяк киемнәре, көндәлек кулланылыш товарлары таратылды. Бу юлы чарага хәйриячеләр яңа киемнәр дә тапшырды. “Хәләл үзәк” ишеген ачып кергән бер генә кеше дә буш кул белән чыгып китмәде. Мөслим районының бар авылларыннан да, шулай ук Сарман, Азнакай, Минзәлә, Ютазы, Бөгелмә, Тукай районы кешеләре, хәтта Казанда яшәүчеләр дә игелек эшенә актив катнаштылар.

Киләсе чара октябрь аенда оештырылыр дип ниятләнә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана