Мөфти Иранның Генераль инспекция оешмасы президенты Забихуллах Ходаян белән очрашты

11 сентябрь 2023 ел 11:41
Мөфти Иранның Генераль инспекция оешмасы президенты Забихуллах Ходаян белән очрашты

Бүген, сафәр аеның 26нчы көнендә (11нче сентябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Иран Ислам Республикасы Генераль инспекция оешмасы президенты Забихуллах Ходаян җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Әлеге очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Иранның Казандагы генераль консулы Давуд Мирзахани, делегация әгъзалары катнашты.

Забихуллах Ходаян җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы Генераль инспекция оешмасы делегациясе Азия омбудсменнар ассоциациясе генераль ассамблеясенең XVII утырышында һәм “Омбудсменнарның нәтиҗәле тәҗрибәләре: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен килгән.

Кунакларны сәламләп, Татарстан Республикасы Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Россия – Иран Ислам Республикасы мөнәсәбәтләре, уртак проектлар буенча фикер алышуның мөһим мәйданчыгы булган KazanForum 2023 турында искә төшереп үтте. 

Әңгәмә барышында кунаклар Россия-Иран хезмәттәшлегенең югары дәрәҗәдә алып барылуын билгеләп үттеләр. Забихуллах Ходаян хезмәттәшлек итү юллары буенча тәкъдимнәрен җиткереп узды.

Камил хәзрәт үз чиратында татар халкының дини мирасын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләренә тукталып, безнең җирлектә татар-мөселман әдәбиятына фарсы мәдәниятенең йогынтысына тукталды: татар телендә, аерым алганда әдәби әсәрләрдә, фарсы теленнән кергән лексик байлык саклануына, аны өйрәнүнең мөһимлегенә басым ясады. Бу нисбәттән ул Казанда фарсы телен өйрәнү курсларын оештыру мөмкинлеген булдыру буенча мөрәҗәгатен җиткерде, әлеге дәресләрне үткәрү мәйданчыгын тәкъдим итте, татар дини мирасы, шигърият өлкәсенә караган чыганакларны өйрәнгәндә фарсы телен белүнең әһәмиятен ассызыклады, бу хакта танылган татар галиме Ризаэтдин Фәхретдиннең “Асар” хезмәтендә язылуын билгеләде. Ул шулай ук Иран делегациясе каршында имам Газалиның каберен торгызу мәсьәләсен күтәрде. 

Эшлекле очрашу кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакларга татар халкында ислам тарихы, рухи мирасны саклау, багланышларны үстерү юлларына тукталды, Нәзарәт тарафыннан әзерләнгән Коръәнне бүләк итте, “Хозур” нәшрият йортында басылган китаплар белән таныштырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана