Тукай мөхтәсибәтендә мәчет каршындагы курслар абыстайлары җыелышы узды

11 сентябрь 2023 ел 08:16
Тукай мөхтәсибәтендә мәчет каршындагы курслар абыстайлары җыелышы узды

Сафәр аеның 24нче көнендә (9нчы сентябрьдә) Тукай районы Әҗмәкәй авылы мәчетендә район мөхтәсибәтенең мәчет каршындагы курсларда белем бирүче абыстай-мөгаллимәләрнең җыелышы булып узды.

Җыелыш барышында укытучылар Тукай районының барлык мәчетләрендә хәнәфи мәзһәбенә һәм имам Әбу Мансур Әл-Матуриди гакыйдәсенә, Нәзарәт стандартларына туры килгән бердәм программа буенча укыту турында сүз алып барды, шулай ук алда торган проектлар һәм планнар буенча фикер алышу узды.

Әлеге чара мәчет каршындагы курсларда белем алучы яшь шәкертләрнең чыгышы белән башланды. Аннары абыстайлар укыту тәҗрибәсе буенча фикер алышты, ә Тукай мөхтәсибәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәридә Шәрипова уку-укыту бүлегенең узган елдагы эшчәнлеге буенча хисап ясады. Алга таба имам-мөхтәсиб Инсаф хәзрәт Сәүбәнов укытучылар алдында үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясады һәм аларга зур хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Күп еллар мәчетләрдә намус белән эшләгән укытучыларга Инсаф хәзрәт рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук аның кулыннан хатын-кызлар арасында Коръән бәйгесендә җиңүчеләр грамоталар алды. Җыелыш дога кылу һәм төшке аш белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана