Казанда мөселман уку йортларын финанслауның көнүзәк мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар

13 сентябрь 2023 ел 11:46
Казанда мөселман уку йортларын финанслауның көнүзәк мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар

18нче сентябрьдә сәгать 10.00-да Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә фикер алышу өчен түгәрәк өстәл утырышы узачак. Җыелыш “Мәдрәсәгә игелек кыл”, яки мөселман уку йортларын финанслауның көнүзәк мәсьәләләре” дигән темага багышланачак. Аның эшендә Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Булат хәзрәт Мәрданов катнаша.

Спикерлар мөселман уку йортларын финанслауның көнүзәк проблемалары һәм алар китереп чыгарырга мөмкин булган нәтиҗәләр хакында фикер алышачак, татар-мөселман җәмгыятенең республика өммәте мәнфәгатьләреннән чыгып кадрлар әзерләүгә кызыксыну дәрәҗәсе турында сөйләр, бүгенге көн татар мецентларының эшчәнлеге һәм түләүле укыту хезмәтләрен кертү тәҗрибәсе белән уртаклашыр, мөселман уку йортларына ярдәм итү йөзеннән эшләнгән яңа “Мәдрәсәгә игелек кыл!” онлайн-сервисын тәкъдим итәр. Моннан тыш, РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе химаячеләре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләренә уку өчен дәреслекләр тапшырачак.

Түгәрәк өстәлнең проблематикасы турында спикерлар белән сөйләшү өчен журналистларны чакырабыз. Аккредитация – 89172939706 (Резеда Закирова) телефоны буенча.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана