Татарстан мәчетләрендә Марокко һәм Ливиядә чыккан афәтләр корбаннарына багышлап дога кылдылар

13 сентябрь 2023 ел 14:04
Татарстан мәчетләрендә Марокко һәм Ливиядә чыккан афәтләр корбаннарына багышлап дога кылдылар

Бүген, сафәр аеның 28нче көнендә (13нче сентябрьдә), Татарстан мәчетләрендә өйлә намазыннан соң Марокко һәм Ливиядә чыккан афәтләр нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән дин кардәшләргә багышлап җәмәгать белән Коръән укып дога кылынды. 

Мисал өчен, Казанның Галиев мәчетендә өйлә намазы укылганнан соң, имам-хатыйб Рамил хәзрәт Мингәрәев Кәлам Шәрифтән аятьләр укыды, шушы көннәрдә Марокко һәм Ливия дәүләтләрендә җир тетрәү һәм су басу фаҗигаләре сәбәпле мәрхүм булган дин кардәшләребезнең рухлары шат, урыннары Җәннәт түрләрендә булуын сорап Раббыбызга мөрәҗәгать итте. Мәчеткә җыелган җәмәгать фаҗига корбаннары өчен – Аллаһның рәхмәтен, ә җәрәхәт алучыларга шифа бирүне сорап дога кылды.

“Марокко һәм Лилия илләренә биргән сынауларың сәбәпле якты дөньядан Ахирәткә күчкән газиз дин кардәшләребезнең гөнаһларын гафу кылып, изгелекләрен арттырсаң иде, я Раббым. Каберләрен Җәннәт бакчаларыннан бер бакча кылсаң иде. Дәрәҗәләрен күтәреп, кылган догаларыбыз сәбәпле ахыргы урыннарын мәңгелек Җәннәтләрдә куанып ятуларын насыйп итсәң иде. Ошбу илләргә килгән сынау-фаҗигаләрнең ахыры хәере белән тәмамланып, Үзеңнең ярдәмнәреңне бирсәң иде. Я Раббым, дин кардәшләребезгә җиңеллек бирсәң иде”, – дип Аллаһка ялварды Татарстан мөселманнары.

Моңа кадәр Ливия һәм Марокко халыкларының кайгысын уртаклашу мөрәҗәгатьләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыккан иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана