Мөфти Санкт-Петербургта: “Россиянең төп халыклары үз традицияләрен яшь буыннарга тапшырырга тиеш”

13 сентябрь 2023 ел 14:09
Мөфти Санкт-Петербургта: “Россиянең төп халыклары үз традицияләрен яшь буыннарга тапшырырга тиеш”

Бүген, сафәр 28нче көнендә (13нче сентябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәрендә. Биредә “Хәзерге дөньяда дини кыйммәтләр” дип исемләнгән II Петербург халыкара дини форумы ачылды. Дәрәҗәле җыелыш асыл дини тәгълиматларның тынычлыкка ирешүгә, җәмгыятьне агартуга, кешеләр арасында үзара аңлашу урнаштыруга һәм көч куллануның теләсә нинди формаларын кабул итмәүгә юнәлдерелгәнлеген күрсәтү өчен үткәрелә. Моннан тыш, форум мәйданчыгында хәзерге дөнья шартларында дини һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау мәсьәләләре күтәрелә, этник һәм дини экстремизмга мәгълүмати каршылык күрсәтү механизмнары эшләнә. Конференция эшендә Россия һәм чит илләрдән дин, фән, сәясәт һәм дәүләт эшлеклеләре катнаша. Форумны оештыручылар – Россия мөселманнарының Дини җыены, Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге Диния нәзарәте, Рус православ чиркәве, Санкт-Петербург дәүләт университеты һ.б.

Пленар утырышта чыгыш ясаучы шәрәфле кунаклар арасында Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Үз чыгышында ул бүгенге көндә Көнбатыш илләрендә әдәп-әхлак кысаларына сыймаган идеяләр урнаша бара һәм популярлаша, халыкларга әхлаксызлыкның либераль “идеаллары” тагыла, дип билгеләп үтте. Камил хәзрәт Кәлам Шәрифтән бу хакта кисәтү белән аять китерде: “И, Адәм балалары! Икесенә дә гаурәтләрен күрсәтер өчен, киемнәрен салдырып, ата-анагызны җәннәттән чыгарганы кебек, шайтан [җәннәткә керүегезгә киртә булырлык гөнаһлар эшләтеп] сезне дә адаштырмасын. Һичшиксез, ул [шайтан], гаскәрләре белән бергә, сез аларны күрә алмаган җирдән сезне күрә. [Шуңа күрә алардан сакланырга тиешсез]. Һичшиксез, Без шайтаннарны иман итмәгән кешеләргә дуслар иттек” (“Әл-Әгъраф” (Киртәләр) сүрәсе, 27нче аять).

Камил хәзрәт ассызыклаганча, барлык илаһи диннәр дә үз эченә уртак кыйммәтләрне ала, үз тарафдарларын әхлаклылыкка, тәкъвалыкка, әйләнә-тирәдәгеләрне һәм Бөек Затны яратырга өнди, шуңа күрә Россиядәге барлык илаһи диннәр традицияләрен ныгытырга һәм таратырга кирәк.

– Халык шуны белергә тиеш: Ватан ул – ата-бабаларың, аның нәселе, йорты, гаиләсе, традицияләре һәм иманы булган җирдә. Бу нәкъ менә кешеләрдә үз иленә карата мәхәббәт һәм тугрылык хисе формалаштыручы төшенчәләр. Шуңа күрә Россиядә төп халыкларның бу кыйммәтләрне яшь буыннарга тапшырулары, аларның үз вәкилләрендә милли-дини үзаңны саклап калулары һәм ныгытулары бик мөһим, – диде мөфти.

Үз чыгышы ахырында Камил хәзрәт махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче солдатлар өчен дога кылды.

Форум эше дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана