ТР Рәисе юллама белән мөрәҗәгать итте: Татарстан мөселманнары өчен иң мөһим өлешләр

14 сентябрь 2023 ел 12:40
ТР Рәисе юллама белән мөрәҗәгать итте: Татарстан мөселманнары өчен иң мөһим өлешләр

Бүген, 14 сентябрь көнендә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Җыелыш Казанның зур концертлар залы бинасында узды. Аның эшендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Без республика мөселманнары өчен Юлламаның иң мөһим өлешләрен сайлап алдык: 

"Татарстан Республикасы үзенең тотрыклы үсешен дәвам итә. Аның нигезендә – иҗтимагый-сәяси ныклык, милләтара, конфессияара тынычлык һәм гражданлык татулыгы. Бу – безнең төп байлыгыбыз".

"Быел «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең динара багланышлар форматындагы эшчәнлеге кысаларында Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кирилл катнашкан чаралар, Татар дин әһелләренең XIII Бөтенроссия форумы, Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көнен бәйрәм итү чаралары рухи берләшү һәм теләктәшлек шартларында узды".

"Гомумән алганда, республиканың милләтара һәм динара багланышларны үстерү мәйданчыгы дигән статусын раслауны дәвам иттерергә кирәк".

"Дәүләт башлыгы тарафыннан билгеләнгән өстенлекләрнең берсе – ислам дөньясы белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү".

"Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән төрле юнәлешләрдә, шул исәптән дөнья күләмендә яшьләргә кагылган гамәлләр, фән, мәдәният, мәгариф, спорт даирәсендә, шулай ук хәләл тормыш рәвеше алып баруга шартлар тудыру өлкәсендә  хезмәттәшлекне дәвам иттерү зарур".

"Ислам  илләреннән инвестицияләр җәлеп итү өчен Партнерлар (ислам) финанслары буенча федераль законны гамәлгә ашыру мөһим юнәлеш булып тора. Татарстан Республикасыннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларына аны эшләүдә һәм кабул итүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерергә телим. Сынау төбәге буларак, безгә илебездә партнерлар финансларының файдаланыла башлавы өчен уңайлы хокукый шартлар  булдыру тәҗрибәсен сыйфатлы итеп уздыруны тәэмин итәргә кирәк. Ислам банкингы буенча белгечләр әзерләү эшен оештыру зарур. Моннан тыш, халыкка һәм бизнеска мәгълүмат бирү эшенә аерым игътибар бирү сорала. Монда республика мөселманнарының Диния нәзарәтенә төп роль бирелә".  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана