Әлмәт мөхтәсибәте мөселманнар арасында республикакүләм футбол турнирына чакыра

15 сентябрь 2023 ел 13:52
Әлмәт мөхтәсибәте мөселманнар арасында республикакүләм футбол турнирына чакыра

2023нче елның 23нче сентябрендә Әлмәт мөхтәсибәтендә Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәчет кубогына мөселманнар арасында футбол буенча Республикакүләм турнир узачак. Әлеге чара мәчеткә йөрүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, яшьләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны кисәтү максатыннан оештырыла.

Ярышлар Әлмәт шәһәренең “Алнас” стадионында үткәреләчәк. Турнир тантаналы рәвештә иртәнге сигездә (08.00) ачылачак. Ул футбол уенының гамәлдәге кагыйдәләре нигезендә алып барылачак. Командада 6 уенчы һәм 1 капкачы булырга тиеш. Матч 10 минутлык 2 таймнан тора. Финал уеннары 12 минутлык 2 таймнан гыйбарәт. Катнашучыларның киенү рәвеше шәригать кануннарына туры килергә тиеш. Призлы урыннар яулаган командаларга медальләр, кубоклар, дипломнар, бүләкләр тапшырылачак. 

Футбол турниры буенча сорауларны 8 917 900 51 11 (Айвар Билалов) телефоны буенча бирергә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана