Алабугада уктан ату буенча “Туган батыр” II Бөтенроссия турниры бара

16 сентябрь 2023 ел 14:30
Алабугада уктан ату буенча “Туган батыр” II Бөтенроссия турниры бара

Бүген Алабугада уктан ату буенча “Туган батыр” II Бөтенроссия турниры бара. Аны оештыручылар: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы мөхтәсибәте, Алабуга шәһәре һәм Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы хакимияте, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Казан шәһәренең “Туган авылым” милли-туристик комплексы, Башкортостан Республикасының “Мәргән уксы” атка утырып ату һәм традицион җәядән атуны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешмасы; «МАКСАТ» ир-атлар спорт клубы, Татарстан Республикасының җәядән ату федерациясе.

Катнашучыларны һәм кунакларны сәламләү өчен Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде.

II Бөтенроссия турниры халыкларның тарихи, этник, фольклор һәм мәдәни мирасын пропагандалау һәм өйрәнү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; яшьләрне даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү; уктан атуны популярлаштыру; Татарстан Республикасында вакыйгалар туризмын үстерү; Татарстан Республикасы һәм Россия күләмендәге ярышларда Россия Федерациясен тәкъдим итә алучы югары квалификацияле җәядән атучыларны ачыклау, әзерләү һәм камилләштерү максатларында үткәрелә. Турнирның приз фонды 200 мең сумны тәшкил итә.

Турнирда барлыгы 75 кеше килеп катнашырга теләк белдерде. Алар – Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан, Әстерхан, Мәскәү, Пермь шәһәрләреннән. Барлык спортчылар да милли киемнәрдән киенгән. Алабугадагы бүгенге мохитне күзәтү өчен күп халык җыелды.

Ярыш җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик баганадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы, еракка сөңге ату кебек VIII этапта уза. Икенче турнирның яңалыгы шунда: быел ярышта сөңге ату кебек яңа этап кертелә. Призлы урын алучыларның күрсәткечләре бертигез булганда, җиңүчене ачыклар өчен, тагын бер тапкыр уктан атып караячаклар. Бу “Җәя кереше” этабы дип атала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана