Мөфти – мөселман волонтерларына: “Коръән – мөэмин өчен шифа”

17 сентябрь 2023 ел 14:00
Мөфти – мөселман волонтерларына: “Коръән – мөэмин өчен шифа”

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 2-нче көнендә (17нче сентябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөселман волонтерлары белән традицион очрашуы узды. Очрашуда бөтен Татарстаннан Нәзарәтнең төрле социаль башлангычларын тормышка ашыручы активистлар, зур мөселман проектларында катнашучы волонтерлар, сәләтле мәдрәсә шәкертләре, өметле яшь белгечләр катнашты. Әлеге чарага 70тән артык егет һәм кыз җыелды.

Камил хәзрәт яшьләргә үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул республиканың актив мөселман хәрәкәте вәкилләре белән очрашуда Коръәннән һәм Сөннәттән, пәйгамбәр ﷺ, галимнәр тормышыннан мисаллар китерде, яшьлекнең һәм вакытның кадерен белергә чакырды, үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләрен әйтте, гыйбрәтле хәлләргә тукталды. Камил хәзрәт шулай ук өммәт яшәешенә, ислам инфраструктурасы үсешенә, Нәзарәт һәм аның карамагында эшләүче оешмалар эшчәнлеге буенча киң мәгълүматлар биреп узды. Яшьләр үз чиратында республика мөселманнары җитәкчесенә сорау-тәкъдимнәрен җиткерделәр. 

–  Аллаһның китабы Коръәннең өстебездә хаклары зур, аның каршындагы бурычларыбыз олуг. Без аны елына ким дигәндә ике тапкыр укып чыгарга тиешбез, бу хакта олуг галимебез Әбү Ләйс әс-Сәмәрканди белдерә. Бүген мөселманнар Коръән укудан читләште, күп вакытларын телефонда үткәрәләр. Гарәп илләрендә булсагыз, элек мәчеткә яшьләр Коръән уку өчен киләләр иде. Хәзер без мондый хәлне Россиядә, Ауропада, дөньяда күрә алабызмы? Намаз башланганчы телефонга текәлеп утыралар. Ярый ул телефоннан Коръән укып утырса. Юк, күбесе язышып утыра, кызганыч ки, Коръән читкә куела. Коръән буенча яшәү өчен аны укырга кирәк! Бер битне уку өчен 3-5 минут вакыт кирәк, биш бит укырга 20 минутлап булсын. Көненә биш бит укысагыз, дүрт көндә бер җүзне укып чыга аласыз. Шулай көненә биш бит укысагыз, елына Коръәнне өч тапкыр укып чыгасыз дигән сүз. Көненә 20 минут вакыт күпме ул, азмы? Коръән – мөэмин өчен шифа ул, – дип, Мөфти хәзерге чор мөселманнары өчен гаять актуаль мәсьәләне кузгатты.

Хәзрәт, яшьләргә мөрәҗәгать итеп, әлеге очрашудан шушы зур сабакны тормышыгызга маяк итеп алсагыз иде дип мөрәҗәгать итте: “Безгә Коръән буенча яшәргә кирәк. Ягъни көн саен күпмедер вакытыңны Коръән белән үткәрергә кирәк: нинди булса сүрәне ятларга... Берәр кешене очратасың да, ә ул 10-15 ел буена намазларда һаман да белгән шул бер-ике кыска сүрәне укый бирә. Чөнки ул башка сүрәләрне ятламаган. 10-15 ел эчендә Аллаһ ул кешене нинди дә булса нигъмәт белән бүләкләмәгән микәнни? Уку йортын тәмамлау, өйләнү, яңа өйгә күчү һ.б. – болар өчен Аллаһка рәхмәтле булуыбызны белдереп сүрәләр ятларга, һичьюгы 30нчы җүзне өйрәнергә булмыймыни? Бу бит авыр түгел, тырышырга гына кирәк”.

Камил хәзрәт очрашу барышында Республикакүләм ифтарны оештыруда һәм үткәрүдә волонтерларның хезмәтен югары бәяләде: “Бу зур чара, зур җаваплылык сорый. Чит илләргә баргач, безнең стадионда намаз укып төшкән фотоларны күрсәтәләр. Күпләгән мөселманнар соклануын белдерә, ә кайберләре Россиядә мондый зур ифтарлар үтүенә гаҗәпләнә һәм соклана. Без мондый ифтарлар үткәрә алуыбыз белән генә түгел, ислам дөньясында иң беренче басма Коръәнне бастыра алуыбыз белән дә горурланабыз”. 

– 200 ел элек Коръәнне бик бай кешеләр генә сатып ала алган. Коръәнне кулдан язучы профессиональ каллиграф аны үз гомерендә 20-30 тапкыр язып чыга алган. Казанда Коръән басыла башлагач, аны теләгән һәр кеше сатып алу мөмкинлегенә ия була башлый. Ягъни Коръән һәр йортка керә. Урта Азиягә яисә Кавказга барсагыз, борынгы Казан басмасын күрә аласыз, – дип ачыклык кертте мөфти.

Камил хәзрәт Республикакүләм ифтарның дәгъвәт юнәлешендә зур проект булуына игътибар юнәлтте. “Яшьләр, волонтерлар көне буе эшләп арыган булсалар да, арыганлыкларын күрсәтмиләр, елмаеп каршы алалар. Бу зур дәгъвәт. Бу хезмәтләрне күп еллар искә алачаклар, сез саваплы эш башкарасыз”, – дип ачыклык кертте.

Аннары мөфти яшьләрнең сорауларына җавап бирде. Аерым алганда хәзрәттән мөселман мәгарифе үсеше, хәләл туклану, команда белән эшләү, мөселманнарның сыйфатлары һ.б. буенча сорашып, киңәшләрен ишеттеләр.

Очрашу ахырында XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында җиңү яулаучыларга Мөфти кулыннан грант акчалары тапшырылды. 

Соңыннан яшьләр команда булып эшләү тәҗрибәсен үстерү буенча уеннарга таралышты һәм табигать кочагында ял итте.

Тәкъвалыкка, актив гражданлык позициясенә ия югары белемле, гыйлемле, хәзерге заман шәхесен тәрбияләү, яшьләр арасында үз халкының тарихи-мәдәни мирасына хөрмәт, тормышның рухи-әхлакый кыйммәтләренә өстенлек бирүне тәрбияләү – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора. Нәзарәтнең яшьләр сәясәте Коръән кыйммәтләрендә тәрбияләнгән яшь һәм гыйлемле, ихтирамлы, югары әхлаклы, бүгенге заман белән бергә атлаучы шәхес образын яшьләр арасында популярлаштыруга юнәлтелгән. Соңгы елларда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан яшьләр өчен күпләгән проект гамәлгә ашырылды. Иң мөһим башлангычлар рәтендә – Мөселман яшьләренең Кышкы һәм Җәйге форумнары, “Ислам. Беренче адымнар” бер көндә белем алу мәктәбе, “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе, “Мөселман яшьләре фикерләшү клубы”, “Яшь килен” мәктәбе һ.б.лар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана