Нәзарәт җитәкчелеге KazanForum-га әзерлек буенча видеоконференция эшендә катнашты

18 сентябрь 2023 ел 13:30
Нәзарәт җитәкчелеге KazanForum-га әзерлек буенча видеоконференция эшендә катнашты

Бүген, Рабигыль әүвәл аеның 3 көнендә (18 сентябрьдә), Татарстан Диния нәзарәте бүлекләре һәм оешмаларының җитәкчеләре Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Халыкара «Россия — ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумын әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру Комитетының видеоконференциясе эшендә катнашты. Киңәшмәне РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин алып барды. Җыелышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, министерстволар һәм ведомстволар, башка оешмаларның башлыклары булды.  

Көн тәртибендә якынлашып килүче Форумны оештыруның гамәли мәсьәләләре каралды: халыкара һава элемтәләре, логистика, программа, кунаклар, килешүләр төзү, конференцияләрнең темалары, RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсенең юнәлешләре һ.б. Киңәшмәдә катнашучылар үзләренең тәкъдимнәрен, теләкләрен җиткерә алды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана