Мөфти: “Гыйлемсез кеше Коръән текстларының мәгънәсенә төшенә алмый һәм аны аңлауда хаталанырга мөмкин”

19 сентябрь 2023 ел 13:50
Мөфти: “Гыйлемсез кеше Коръән текстларының мәгънәсенә төшенә алмый һәм аны аңлауда хаталанырга мөмкин”

Бүген, Рабигыль әүвәл аеның 4нче көнендә (19нчы сентябрьдә), Казанда “Каләмнән башлап санакка кадәр: Изге Коръән хезмәтендә технологияләр” дип исемләнгән IX Халыкара ислам конференциясе узды. Фәнни җыенны Татарстан Республикасының Коръәни Кәрим вә Пакь Сөннәт өйрәнү мәркәзе оештырды. 

Конференциядә “Казан басмасы” феноменын өйрәнү, аны басмага әзерләү, таратуда технологияләр куллану, хәзерге вакытта Изге Коръәнне бастыру, тикшеренүләрнең яңа формаларын төзү, Коръәнне бастыру процессын өйрәнү методологиясен һәм тәкъдимнәр эшләү белән бәйле проблемаларны карадылар.

IX Халыкара Ислам конференциясендә чит ил һәм Россия дин белгечләре, танылган галимнәр катнашты. Алар арасында билгеле галим, Коръәнне тикшерүче пр. Ганим Каддури (Ирак Республикасы), пр. Әхмәт Шукри (Иордания Хашимит Корольлеге), пр. Мөхәммәт Әл-Ваэли (Бәһрәйн Корольлеге), пр. Мөхәммәт Али Аатафай (Марокко Корольлеге), танылган каллиграфлар Зәки Сәйф (Согуд Гарәбстаны Корольлеге) һәм Али Ибраһим (Катар дәүләте), Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасы мөфтие шәех Мөхәммәт Ризви һ.б. бар иде.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да сәламләде.

– Казан шәһәре – Коръәнне өйрәнү һәм тәфсир кылу үсешенә зур өлеш керткән фәнни-илаһият үзәкләреннән санала. ХХ гасыр башына кадәр татар телендә 6 Коръән тәфсире дөнья күрүе мәгълүм. Ләкин бүгенге көндә дә татар белгечләре һәм һәвәскәрләр тарафыннан Изге Китапның аңлатмаларын бастырып чыгарырга тырышу күзәтелә. Татарстан мөфтияте иң активлар рәтенә керә: 2020нче елда күренекле татар галимнәре белән берлектә без татар телендә фундаменталь коллектив хезмәт – “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә”не бастырдык, ә 2021нче елда Дагыстан мөфтияте белән берлектә без “Калям Шариф. Перевод смыслов” хезмәтен нәшер иттек, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт. Ул шулай ук төрки һәм башка халыкларның милли телләренә тәрҗемә итү өчен Россиянең төрле төбәкләре һәм БДБ илләре мөфтиятләренә мәгънәви тәрҗемәләрнең электрон файллары тапшырылу турында сөйләп үтте. Мәсәлән, Белоруссиядә безнең хезмәт нигез итеп алынган тәрҗемә чыкты. Текстлар шулай ук Башкортстан һәм Казахстан мөфтиятләренә җиткерелде. Моннан тыш, “Кәлам Шәриф” татар һәм рус телләрендә бушлай мобиль кушымталар һәм аудиоверсияләр буларак дөнья күрде.

Камил хәзрәт белдергәнчә, быел, Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында, Нәзарәттә мәшһүр дин галиме шәех Мулла Морад Рәмзинең “Коръән газыйму-ш-шанның төркичә тәрҗемәсе” дип аталган хезмәтен иске имләдән кирилл язуына күчереп, аны хәзерге татар әдәби теленә яраклаштырып эшләдек. Хәзерге вакытта Коръәннең 30нчы парәсе, ягъни аның ахыргы 1/30 өлеше чыкты. Китапны басмага әзерләү өчен бер елдан да азрак вакыт китте. Бу хезмәт татар дини мирасын, шулай ук революциягә кадәрге чорда татарлар тарафыннан киң кулланылган гомумтөрки тел үзенчәлекләрен һәм тәфсирләр төзү традицияләрен өйрәнү өчен әһәмиятле.

– Һичшиксез, барлык мөэминнәр дә Коръәннең мәгънәсен аңларга тели, чөнки бу Китап – Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәргә ﷺ биргән иң зур бүләге, – диде мөфти. – Ләкин дини белемнәре булмаган кеше Коръән текстларының мәгънәсенә төшенә алмый һәм аларны аңлауда хаталанырга мөмкин. Гарәп теле сүзләрнең бик күп мәгънәле булуы белән үзенчәлекле, хәтта гарәп телен һәм грамматикасын камил белү дә Коръән мәгънәсен аңлау өчен җитәрлек түгел – башка фәннәрне дә белергә кирәк. Шуңа күрә без Нәзарәттә шулай уйлыйбыз: хәзерге көндә Россиядә муфәссирнең барлык шартларына туры килерлек һәм тәфсир әзерләү өчен җитәрлек, күп тармаклы белемнәргә ия булырлык белгечләр юк, димәк, бу эшкә төрле белгечлекләр буенча галимнәр коллективын җәлеп итү дөресрәк. Бу бүгенге көндә Россиядә Коръәнне тәфсирләү өлкәсендә актуаль проблема.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана